Агымдагы елның I кварталында ТРның берләштерелгән бюджетына 45,2 млрд.сум акча кергән

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
Агымдагы елның I кварталында ТРның берләштерелгән (консолидированный) бюджетына 45,2 млрд.сум килеп ирешкән, республика бюджетына - 37,5 млрд.сум, җирле бюджетларга - 7,7 млрд.сум. Мондый мәгълүматлар бүген ТРның финанс, казна һәм салым органнары республика киңәшмәсендә әйтелде, чара 2014 нче елның I кварталында ТР берләштерелгән бюджетының үтәлеш нәтиҗәләренә һәм 2014 нче ел бурычларына багышланды.
Бу минутларда ТР Хөкүмәте Йортында киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздыра.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2013 нче елның I кварталы белән чагыштырганда, берләштерелгән бюджетка керемнәрнең үсеше 15 процент булган. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында икенче булып тора. Үсеш темпы буенча Татарстан РФдә 83 субъект арасында 14 нче урынны алып тора.
“I квартал өчен керем буенча бюджетның үтәлеш нәтиҗәсе канәгатьләнерлек дип исәпләргә була. Шул ук вакытта киләчәктә бюджетның үтәлеше, бюджетның төп салымына – табышка салынган салымга - йогыты ясый торган тискәре факторларга бәйле рәвештә, киеренке була ала”, - дип ассызыклады министр.
Аның сүзләренчә, бу салым буенча килеп ирешкән акчаларны, нигездә, нефть, газ тарамагы тәэмин итте - 7,4 млрд. сум, яки 45,4 процент, химия һәм нефть химиясе сәнәгате - 2 млрд. сум, яки 12 процент. Тулаем алганда, I кварталда республика бюджетына табышка салынган салымнан 16,2 млрд. сум кергән. 670 оешма 5 млрд. сумлык салым түләп, табышка салымнан килеп ирешкән акчаларның үсешен тәэмин иткән. Шул ук вакытта 430 оешма 3 млрд.сумга түләүләрен киметкән, бу исәптән 12 эре салым түләүче.
ТР берләштерелгән бюджетына 4,4 млрд. сум күләмендә акцизлар кергән, шул исәптән республика бюджетына - 4,2 млрд.сум. ТР берләштерелгән бюджетына физик затларның табышына салынган салымнан 11,9 млрд.сум акча килеп ирешкән, шул исәптән республика бюджетына - 8,2 млрд.сум, җирле бюджетларга - 3,7 млрд.сум.
1,7 млрд.сум, яки еллык планның 28 проценты күләмендә җир салымы җыелган. Берләштерелгән бюджетка берләштерелгән табышка салынган салымнан 1,6 млрд.сум күләмендә акча килеп ирешкән, физик затларның милкенә салынган салымнан - 41 млн. сум. Берләштерелгән бюджетка салымнан тупланмаган керем 2,9 млрд.сум булган, яки еллык планның 35 проценты. Шул исәптән республика бюджетына - 1,7 млрд.сум, җирле бюджетларга - 1,2 млрд.сум.
ТР берләштерелгән бюджетының чыгымнары 51,7 млрд. сум, яки еллык планның 27 процнтын тәшкил иткән. I кварталда республика бюджетының чыгымнары 46,8 млрд.сум булган. “Үзебезнең керемнәребез һәм вакытында финанслау барлык районнарга һәм шәһәрләргә, республика учреждениеләренә 1 нче квартал нәтиҗәсе буенча хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә һәм агымдагы чыгымнарны финансларга мөмкинлек бирде”, - дип билгеләде министр.
Җирле бюджетларга 8,8 млрд.сум күләмендә трансфертлар күчерелгән. Бюджетара трансфертларны исәпкә алып, җирле бюджетларның чыгымнары 13,7 млрд.сум тәшкил иткән. Тулаем алганда, I кварталда ТР берләштерелгән бюджетының үтәлешен бәяләп, Р.Гайзатуллин басым ясап әйткәнчә, 2014 нче ел, макроикътисади вазгыятьнең үзгәрүе һәм бюджет дефицитын каплау кирәк булу сәбәпле, керемнәрне мобилизацияләү планында гади булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International