Фәрит Мөхәммәтшин республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү эшен көчәйтергә чакырды

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган РФ Дәүләт Думасы деутатлары һәм ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре белән республика икътисадына федераль акча җәлеп итү мәсьәләсе буенча узган күчмә киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада инвестицияләр җәлеп итү буенча дәүләт корпорацияләре һәм үсеш институтлары белән җитәрлек дәрәҗәдә эшләнми дип белдерде. 
 Чара “Нәфис Косметикс” ААҖ базасында узды. Киңәшмәдә катнашучыларга предриятиеләр экспозициясе буенча экскурсия үткәрелде. Предриятие үсешенең 2013-2015 елга исәпләнгән планына производство киңәйтү һәм яңадан техник җиһазлау керә, ә якындагы 2 елга инвестицияләр күләме 8,5 млрд. сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы икътисадына федераль акча җәлеп итү мәсьәләсе буенча узган күчмә киңәшмәсендә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов доклад белән чыгыш ясады. Ул, Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, хәзер РФ Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар, шулай ук икътисади сәясәт, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитетларында Татарстан вәкилләре юк. Ул бу комитетларны бик мөһим, дип белдерде һәм бу проблеманы хәл итүне сорады. Башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.
“Хәзер төп бурыч – программалар буенча бу акчаларны республикага тарту өчен бар көчкә тырышу зарур”, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул, ,булган  темпларны акрынайтмыйча, республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү эшен көчәйтергә чакырды 
Киңәшмәдә әйтүләренчә, без бүгенге көндә 35 федераль программаның 25е буенча эшлибез. Ә калганнары? Депутат Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, монда думачылар гына гаепле түгел. Татарстан донор төбәк саналганлыктан, аңа акча бирергә бик ашкынып та тормыйлар. “Бер уйлаганда, парадокс та инде, артта баручы төбәкләргә, ягъни начаррак эшләүчегә акча күбрәк бирелә”, – диде И.Гыйльметдинов. 

Ә Фәрит Мөхәммәтшин Федераль бюджеттан Татарстан өлешен алу өчен армый-талмый эшләргә чакыра. Ә ул өлеш безгә бик кирәк. “Уңай мохит” программасы буенча инвалидлар өчен юл йөрү уңайлыклары тудырасы бар, мәсәлән, 2014 елга моның өчен 526 млн сум каралган, 215 млн сумын Мәскәү бирергә тиеш. Шәһәр чите транспортында халыкны ташу да безнең өчен бик чыгымлы икән. Монда иң элек тимер юл транспорты күз алдында тотыла. Узган ел 8 млн кеше транспорттан файдаланган һәм әлеге 8 миллионда ташламага ия булучыларның һәм студентларның өлеше шактый икән. Йөзәр миллионлаган компенсация түләү транспортчылар кесәсенә суга. Бу мәсьәләне дә федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. 

Әле тагын арзанлы торак төзү программасы да бар. Аның шартлары буенча төбәкләрдә кв метры 30 мең сумнан артмаган торак төзергә кирәк. Әмма, безнекеләр исәпләвенчә, бу акчага "алданып” программага керүнең файдасы юк, чыгымнар күбрәк булачак икән. Чама белән 1 кв метрга тагын 2-3 мең өстәргә кирәк ди. Моның ише нормативларга төзәтмә кертү кебек эшләрнең бар өлеше дә  дума депутатларына йөкләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International