“Соры” хезмәт хакына каршы чыгучылар арта

2014 елның 11 апреле, җомга

Әлеге төр сораштыруны Superjob тикшеренү үзәге оештырган Анда Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк булган кешеләр катнашкан.

Барлык сораштырылучыларның 48 проценты “соры” хезмәт хакына риза булуын белдергән. Ә моннан нәкъ биш ел элек акча түләүнең әлеге ысулын россиялеләрнең 60 проценты хуплаган булган. Заманында алар: “иң мөһиме, акча күләме” дип белдергән.

Вакыт узу белән Россия халкының дөньяга булган карашы шактый үзгәргән. Нәтиҗәдә, илдә хезмәт хакы түләү эшчәнлегенең тулысынча законлы булуын таләп итүчеләр саны сизелерлек арткан. Моңа илдә финанс хәленең яхшыруы да йогынты ясаган, дип белдерә белгечләр.

Бактың исә, “соры" хезмәт хакы алырга теләмәүчеләрнең күбесе хатын-кызлар икән. Россиядә яшәүче гүзәл затларның 39 проценты бу ысулга каршы чыккан. Ир-атлар арасында андыйлар бераз азрак – 29 процент.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International