29 нчы апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТКХны модернизацияләү буенча бурычлар: төбәк тәҗрибәсе һәм Татарстан инициативалары” форумында катнаша. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форум делегатларын сәламләүдә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: “ТКХ профессионалларының беренче форумы хакимият, бизнес һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре арасында фикер һәм тәҗрибә белән алмашу өчен киң мөмкинлекләр ача. Шул ук вакытта ул торак-коммуналь өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән яңа идеяләр барлыкка килү өчен корал булып тора”.
Катнашучыларның саны һәм дәрәҗәсе, сөйләшенә торган темаларның бергәлеге буенча форум бер төбәк кысаларыннан чыга. РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, ТКХ Фонды генераль директоры урынбасары Владимир Талалыкин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин, ТР ДСның Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, ТР сәяси һәм эшлекле берләшмәләренең төп фигуралары пленар сессиядә катнашуларын раслаган.
Форумның оештыру комитеты искәрткәнчә, чарада катнашу өчен, dom@dailyagent.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк. Гаризалар 25 нче апрельдә сәгать 15.00кә кадәр кабул ителә.