Рөстәм Миңнеханов: “Казанның венчур ярминкәсе Россиядә венчур бизнесы өлкәсендә иң уңышлы чараларның берсе санала, тик аны һәрвакыт яңа идеяләр белән баетып торырга кирәк”

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның "Корстон" комплексында IX Казан венчур ярминкәсе ачылды. Күргәзмә белән танышудан башланып, пленар утырыш белән дәвам иткән чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Икътисади үсеш министрлыгының Инновацион үсеш департаменты директоры Артем Шадрин, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян, “РОСНАНО” ААҖ идарәсе рәисе урынбасары, инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды җитәкчесе Андрей Свинаренко, ТР Инвестицион-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов, чит илдән вәкилләр катнашты.

Әйтергә кирәк, Казан венчур ярминкәсе – венчур инвестицияләү професионаллары һәм перспективалы проектлар эшләүчеләрнең очрашу урыны. Чарада Россия һәм чит илләрнең венчур фондлары, эре корпорация вәкилләре, хосусый инвесторлар – бөтен дөньядан 1 меңнән артык белгеч катнаша. Чит илләрдән булган эшлекле даирәләр өчен дә әлеге ярминкә кызыксыну уяткан. Бирегә Франция, Канада, Германия, АКШ, Финляндия, Швейцария, Польша, Япония, Корея илләреннән белгечләр килгән.

“Бүгенге ярминкә Россия һәм чит илләрнең эш тәҗрибәсен күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек", - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярминкәнең тантаналы ачылышында.

Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен Казан ярминкәсе белән кызыксынуның бик тиз арада киң таралыш алуын ассызыклады. "Бу биредәге мәйданда Татарстанның инвестицион секторы, технологик ширкәтләрнең үсеше буенча эш дөрес оештырылганлыгын дәлилли", - дип игътибарны юнәлтте Альбина Никконен.

Андрей Свинаренко билгеләп узганча, Казан венчур ярминкәсе - Россиядә венчур ярминкәләре хәрәкәтенең апофеозы. Ул иң ачыгы һәм иң абруйлысы. "Без ярминкәдә катнашучы венчур инвесторларының безнең тарафтан төзелгән наноүзәкләр челтәренең партнерлары булыр дип ышанабыз", - диде А. Свинаренко һәм узган елда 200 ләп стартап генерацияләнгәнен искәртеп узды.

Игорь Агамирзян вәкилләрне Россия венчур компаниясе исеменнән сәламләп, ярминкә ачылышы белән тәбрикләде. Казанда кунакчыл кабул итү өчен рәхмәтен ирештерде. "Россия венчур компаниясе өчен технологик эшмәкәрлек һәм венчур инвестицияләре хәрәкәтенә үзен аеруча җитди багышлаган өметле төбәкләр белән эш итү өстенлекле юнәлеш булып тора", - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Игорь Агамирзян. Ул ассызыклап үткәнчә, Татарстан вәкилләре компаниянең ышанычлы партнерларына әверелгән. "Безнең уртак проектларыбыз күп, әлеге хезмәттәшлек дәвам иттереләчәк. Соңгы өч елда венчур инвестицияләренең күләме артуын исәпкә алып, без хәзер әһәмиятле үсеш этабына якынлашабыз дип уйлыйм. Моңарчы озак вакыт дәвам иткән әзерлек этабы беренче нәтиҗәләрне тоемлап карау этабына күчәргә тиеш. Аларның тәүгеләре Татарстанда күренер дип ышанам", - дигән теләктә калды Игорь Агамирзян.

Пленар утырышка кадәр тантанада катнашучы шәрәфле кунаклар төбәкнең инновацион инфраструктурасы һәм Татарстанның венчур индустриясе үсеше киң чагылдырылган күргәзмә белән танышуга кереште. Абруйлы кунаклар алдагы үсеше өчен хосусый инвестицияләргә мохтаҗ булган барлык перспективалы проектлар экспозициясен җентекләп карап чыкты.

“ТР Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешма директоры Айнур Айделдинов пленар утырыш башында билгеләп узганча, бүгенге чара төрле илләрдә гамәлдә булган икътисад һәм инновацияләр үсешенең төрле модельләре белән танышу максатын күздә тота.

Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов чыгышында күргәзмәдә күп кенә кызыклы проектлар белән танышканын билгеләп узды. Дәүләт тиешле дәүләт заказын урнаштырып, аларны тормышка ашыруга булышлык күрсәтә алыр иде, дип саный ул.

“Без венчур ярминкәсенә тәҗрибә уртаклашу, көнбатыш инфраструктурасы үрнәкләрен карап, көндәшлеккә сәләтле булу омтылышы юлында үзебез өчен билгеле бер нәтиҗәләр ясарга дип җыелабыз. Без бүген ясый торган адымнар, һичшиксез, вәзгыятьне үзгәртүенә ышанам. Соңгы елларда илдә бизнес-мохит, инфраструктура үсеше өчен күп нәрсә эшләнгән. Без моны җитәрлек дип санамыйбыз, әмма алга таба нәрсә эшләргә кирәклекне яхшы аңлыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент фикеренчә, федераль хакимият илдә венчур бизнесы үсеше өчен шартлар тудыра алыр иде, шул рәвешле, төбәкләргә перспективалы проектларга ярдәм күрсәтү буенча конкрет чараларны гамәлгә ашыруны үз өстенә алу уңайлырак булачак. “Россиядә әле нык урнашкан тотрыклы венчур базары юк, шуңа күрә әлеге тарихи этапта дәүләт роле зур булырга тиеш. Тудырылып килә торган инновацион инфраструктура вәзгыятьне һәрвакыт үзгәртә. Без бу процессларга хәзер нинди импульс биргәнгә карап, илебезнең алдагы үсеше дә шуңа бәйле булачак”, - дип әһәмиятен ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Инновацион үсешкә омтылу уен, республика башлыгы фикеренчә, мәктәп баскычыннан ук сеңдерә башларга кирәк. Бәлки, кайбер төшенчәләрне балалар бакчасында ук өйрәтә башлау зарурдыр, дип саный ул. “Мәктәп белем бирүне генә түгел, күнекмәләр сеңдерү бурычын да күздә тотарга тиеш. Бары тик гыйлемле зат кына эшләнмәләр җитештерүче һәм технолог була ала”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул тәвәккәл һәм рискларга әзер кешеләргә белем бирү мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте.

Пленар сессиядә үз илләрендә, төбәкләрендә венчур бизнесы, инновацияләр үсеше үзенчәлекләре турында Израиль технологик университетының трансфер технологияләре үзәге генераль директоры Бенджамин Соффер (Benjamin Soffer), Тайваньнан Commercialisation and Industry Service CenterInustrial Technology Research Institute (ITRI) генераль директоры Джиа-Минг Лиу (Jia-Ming Liu), Гонконгтан Arete Investment ширкәтенең идарәче директоры Ханс Хьюн (Hans Hyun), Capital Partners Securities компаниясе президенты һәм генераль директоры Toyoharu Tsutsui (Япония), “DFJ VTB Aurora” идарәче директоры Александра Джонсон (Alexandra Johnson) һәм башкалар сөйләде. Чыгыш ясаучыларның күбесе университетларда туган технологик инновацион эшләнмәләрнең читкә чыгарылмый калуы проблемасына басым ясады. Алар, икътисадның драйверы нәрсә ул, дигән темага әңгәмә корды, фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов утырышны тәмамлап: “Казанның венчур ярминкәсе Россиядә венчур бизнесы өлкәсендә иң уңышлы чараларның берсе санала, тик аны оештыручыларга ярминкәне тагын да эчтәлеклерәк итү өчен, һәрвакыт яңа проектлар белән баетып, тулыландырып торырга, яңа идеяләр өстендә эзләнергә кирәк”, - диде.

Айнур Айделдинов пленар сессия тәмамлангач, журналистларга билгеләп узганча, венчур ярминкәсендә катнашу өчен барлыгы 83 компания заявка биргән булган, сайлап алу нәтиҗәсендә, экспозицияләр сыйфатында 38 инновацион проект тәкъдим ителгән. Ихтыяҗлы инвестицияләр күләме 82,9 млн. АКШ доллары тәшкил итә, проектларның саллы өлеше,28е, - Татарстанның югары уку йортлары эшләнмәләре. Альбина Никконен исә сайлап алу критерийларының катгыйлануын һәм компанияләрнең сыйфат ягыннан үсешенә игътибар юнәлтелүен билгеләп узды.

Искәртеп үтәбез: Казан венчур ярминкәсе 2005 елдан бирле, ТР Президенты ярдәме белән, ел да үткәрелә һәм инвесторлар өчен эре төбәк контракт мәйданчыгы ролен уйный. Ярминкәне Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды һәм Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International