Тимер юллар төзү, инфраструктура үсеше, сәнәгать белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү һәм эчке ихтыяҗны үстерү юнәлешендә Татарстанга Кытай тәҗрибәсен өйрәнү һәм алардан үрнәк алу файдалы булыр иде. Кытай компанияләрен исә республикабызның инвестицион мөмкинлекләре кызыксындыра.
Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Кытайга эш сәфәре бу илдәге мөмкинлекләр белән танышу һәм үзебезнең республикабызны тәкъдим итү максатыннан булган. Татарстанның Кытай белән хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләре бик киң. Әмма әлегә бу ил белән элемтәләр тиешле дәрәҗәдә җайланмаган, дип билгели Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов.
- Гонконгның әйдәп баручы бизнесменнары Татарстанны яңа инвестицион мәйдан буларак карарга әзер. Әмма Кытай инвесторларын республикабызга җәлеп итү генә аз. Аларны безнең эшмәкәрләр белән уртак предприятиеләр булдырырга этәрергә кирәк. Һәм бу иң авыры. Чөнки алдан Кытай һәм безнең бизнесменнарга бергәләп эшләргә өйрәнергә кирәк, - ди Линар Якупов.
Татарстан делегациясенең Кытайга сәфәре һәм анда үткәрелгән очрашуларның файдасы булмый калмаган. Кытайның берничә компаниясендә Татарстанның кайбер проектлары зур кызыксыну уяткан. Энергетика, индустриаль парклар, моношәһәрләр бик күп инвесторларның игътибарын җәлеп иткән. Хәзер республикабыз мөмкинлекләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтергә генә кирәк.
Шул ук вакытта республикабызга кытайлардан шактый өлкәләрдә күпкә өйрәнәсе дә бар әле. Кытайда инфраструктура бик тиз темплар белән үсеш ала. Татарстанда бер ел дәвамында төзелә торган нәрсә анда 7 көндә торгызыла. Шулай ук эчке ихтыяҗны үстерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып барыла, экспорт белән шөгыльләнүчеләргә исә даими ярдәм итәләр. Әйтик, экспортка продукция җитештергән компанияләргә банклар 1-2 процентка кредитлар бирә икән
- Россиядә кешеләр эшләгәненә караганда яхшырак яши. Кытай исә билгеләнгән максатлар һәм аларга ирешү өчен куелган көч ягыннан үрнәк була ала. Эчке ихтыяҗны үстерү, җитештерү сәнәгате белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итүдә дә өйрәнер нәрсә күп, - дип билгеләде Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев.
Шулай ук тизйөрешле поезд юлларын төзүдә дә Кытай компанияләре тәҗрибәсен файдаланырга ниятлиләр. Чөнки биредә тимер юл челтәрләре зур үсеш алган. Кытай вәкилләре исә Казан-Мәскәү магистрален төзүдә техник һәм инженер мөмкинлекләрен тәкъдим итәргә әзер.