Инновацион бизнес төшенчәсен кеше кечкенәдән белеп һәм аңлап үсәргә тиеш. “Бу юнәлешне балалар бакчаларыннан һәм мәктәпләрдән башларга кирәк. Инвестиция-венчур бизнесы турында ниндидер белем алу гына да җитми, мәктәпләр балага бу өлкәдә күнекмә бирергә тиеш”, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казанда ачылган IX венчур ярминкәсендә. Республика Президентының әлеге фикерен чит илләрдән килгән венчур бизнесы осталары да ассызыклады. Җәмгыятьнең фикерләү рәвеше үзгәрми торып, инвестицион үсешкә ирешеп булмый, ди алар.
Һәр елның апрель аенда Казан Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән туры һәм венчур инвестицияләр базары вәкилләренең очрашу мәйданына әверелә. Казан венчур ярминкәсе Татарстанның инновацион мөмкинлекләрен дөньяга танытуда зур роль башкара. Үтеп киткән тугыз ел эчендә монда 15 меңнән артык катнашучы булырга өлгергән, 400гә якын югары технологияле компания үз идеяләрен инвесторларга тәкъдим итә алган. Быел ярминкәнең экспозициясендә катнашырга 83 компания теләк белдерсә дә, Россия венчур инвестицияләре ассоциациясе шуларның 38ен генә сайлап алган. Аларның 28е – республика югары уку йортларында эшләнгән инновацияләр.
– Казан венчур ярминкәсенә елдан-ел арткан игътибар әлеге мәйданчыкның югары технологияле компанияләрне һәм инновацион секторны үстерү буенча системалы, дөрес эш алып барганлыгын дәлилли, – диде ярминкәне ачу тантанасында Россия Венчур инвестицияләү ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен. – Катнашучылар саны исә үз идеяләрен тәкъдим иткән компанияләр белән кызыксынучылар күп булу турында сөйли.
Ярминкә күпме генә мактап телгә алынса да, инвестицион бизнес өлкәсендә хәл ителәсе мәсьәләләр күп әле. Россиядә әлеге юнәлешне тагы да үстерү өчен нишләргә? Пленар утырышта АКШ, Европа һәм Азия мисалларында әлеге сорауга җавап эзләделәр. Чит ил вәкилләренең чыгышларына кадәр Президент Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты.
– Бүген безне алга киткән илләр белән чагыштырап карау дөрес түгел. Без үсеш дигән зур юлның башында гына торабыз, икенче төрле итеп әйтсәк, инкубацион чор кичерәбез, – диде ул. – Иң элек безгә инвестицион бизнес дигән төшенчәне аңларга өйрәнергә кирәк. Ә моның өчен башлангыч рольне балалар бакчалары һәм мәктәпләр уйнарга тиеш. Бездә урта сыйныф катлавы формалашмаган әле, аны булдырырга кирәк.
Президент фикеренчә, инновацион бизнесны җәелдерү өчен бөтен җәмгыятьнең фикерләү рәвешен үзгәртергә кирәк. Көнбатыш илләре дә бүгенге рәхәт тормышка дистә еллар эчендә генә ирешмәгән, аларның моңа йөз еллап вакытлары киткән. Хәзер әнә шул үзгәрү чорын без кичерәбез.
“Алай итәргә кирәк, болай итәргә кирәк” кебегрәк киңәш-тәкъдимнәре һәм үз мисаллары белән чит ил бизнесменнары да чыгыш ясады. Шулар арасыннан Израильнең Технион технологик университеты директоры Бенджамин Соффер фикерләре кызыклы тоелды. Баксаң, аларда инновацион икътисад Россиядән килгән галимнәр ярдәмендә алга киткән. Безнең “акыллы башлар”га югары технологияләр дөньясы да, университетлар да, венчур җәмәгатьчелеге дә ярдәм кулы сузган. “Сезгә үзгәрешләрнең локомотивы булган кешеләрне күрә белергә һәм аларга үз вакытында ярдәм итәргә өйрәнергә кирәк, – диде ул. – Сездә бик яхшы университетлар бар, әмма инженер белемле эшмәкәрләрегез юк. Бу катлау кешеләрен булдыруга акчагызны кызганмагыз. Президентыгыз дөрес әйтә, әлеге эшне балалар бакчаларыннан башларга кирәк. Тәвәккәлләргә әзер булырдый кешеләрегез бар икән, аларга аяк чалмагыз!”