«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча конкурста җиңүче эшкуарлар игътибарына!

2014 елның 25 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алу тәртибен раслау турында" 2013 ел, 19 июнь, 416 нчы карары буенча «Җиһазлар лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы («ЛИЗИНГ-ГРАНТ») килешүе буенча беренче кертемнәрен (аванс) түләүгә чыгымнарын субсидияләү» конкурсында җиңүче эшкуарлар протокол расланган көннән алып 30 көн эчендә килешү төзү өчен кирәкле документларны китеререгә тиеш.


Килешү формалары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International