Алар 22-25 нче апрельдә уза.
Татарстанда 22-25 нче апрельдә министрлар урынбасарлары өчен бер көнлек дүрт семинар оештырылган.
Укыту “Идарәдә җаваплылык, социаль җаваплылык”, “Нәтиҗәлелек белән идарә итү”, “Нәтиҗәле коммуникацияләр. Командалык”, “Системалы караш. Үзгәрешләр кертү” темалары буенча уздырыла. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Укыту форматы – тренинглар. Катнашучылар кечкенә төркемнәрдә аерым компетенцияләрне үстерү механизмнары белән таныша, аларны куллану күнекмәләрен эшли. Тренерлар буларак, программаны Россиянең алдынгы вузлары укытучылары уздыра. Нәтиҗәдә, җитәкчеләр укуны узу турында сертификатлар, мөстәкыйль рәвештә өйрәнү өчен әдәбият белән флеш-карталар алачак.
Билгеләп үтик: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан республиканың кадрлар сәясәтен яхшырту һәм дәүләт хезмәтенә югары квалификацияле белгечләр җәлеп итү буенча эш алып барыла. Аларның профессиональ компетентлыгын арттыру процессы системалы рәвештә оештырылган. Бу эш кысаларында 2010-2013 нче елларда департамент эгидасында ассессмент-үзәк технологиясе буенча идарә итү компетенцияләрен бәяләү оештырылган.
ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре урынбасарлары 2013 нче елда идарә итү компетенцияләрен бәяләү процессын узды.
ТР дәүләт органнары җитәкчеләре урынбасарларының һөнәри үсеш зоналарын идентификацияләү башкарылган эшнең нәтиҗәсе булган. Нәтиҗәдә, җитмәгән компетенцияләрне үстерү буенча конкрет киңәшләр белән индивидуаль хисаплар эшләнгән.
Мондый бәяләү чаралары һәм укыту даими рәвештә уздырылыр, ә аларның нәтиҗәсе һәм һөнәри үсеш динамикасы киләчәктә кадрлар чишелендә нигез булыр дип көтелә.