Чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының бүгеннән башлап 25 апрельгә кадәр Казанда “Яшьләр, фән, инновацияләр”/“Молодежь, наука, инновации” дип исемләнгән халыкара яшьләр форумы үтә. Ел саен Россиянең төрле шәһәрләрендә уздырыла торган форумның быел төп темасы заманча югары технологияләр платформасының үсеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга һәм инновацион эшчәнлектә яшь буынның роленә багышлана. Бу чарада 44ләп илдән килгән 120дән артык рус телле диаспора вәкилләре катнаша.
“Мираж” кунакханәсе конференцияләр залында форумның ачылыш тантанасын РФ Тышкы эшләр министрлыгының ватандашлар белән эшчәнлек департаменты башлыгы Анатолий Макаров ачып җибәрде. РФ гимны яңгырап узганнан соң, ул РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәлам хатында язылган сүзләрен ирештерде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков исә чыгышында форум делегатларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде, бу форумны уздыру урыны итеп Татарстан башкаласын сайлаулары өчен РФ Тышкы эшләр министрлыгына рәхмәт белдерде һәм, форум темасының республикабызга аеруча якын булуын ассызыклап, соңгы елларда Татарстан җирлегендә актив җәелдерелүче сәнәгый һәм инновацион объектларны, алардагы эшчәнлек һәм бизнес-структуралар китергән икътисади алгарышны телгә алды. Алдагы көннәрдә форум делегатлары аларның кайберләренә үзләре дә сәяхәт кылачак, һәм, бәлки, хезмәттәшлек элемтәләре дә булдырачак.
“Без Россиянең Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән генә чикләнмәвен, Казан, Екатеренбург, Новосибирск һәм башка шәһәрләребез дә барлыгын күрсәтергә тырышачакбыз. Форум дәвамында үзара сәяси, мәдәни һәм шәхси элемтәләр җайга салыныр дип уйлыйм”, - диде Илдар Халиков.
Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, читтә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык җитәкчесе Константин Косачев үз чыгышын, нигездә, “миләрнең” читкә китүе һәм илләр буенча “әйләнешенә”, шулай ук Россиядә яшьләрнең фән белән шөгыльләнүенә багышлады, шул исәптән Татарстан җитәкчелегенә мактау сүзләрен дә кызганмады. “Татарстан Республикасы үзенең көндәлек хезмәте белән Тышкы эшләр министрлыгының сайлавын ачык итте: Татарстан - инновацияләр өлкәсендә хаклы рәвештә ил лидеры”, - диде ул.