“Кластерларны үстерү өчен партнерлык” халыкара конференциясе кысыларында түгәрәк өстәлләр узды

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның ИТ-паркында “Кластерлар үсеше өчен партнерлык” халыкара конференциясе уздырыла.


Түгәрәк өстәлләрдә экспертлар һәм тәҗрибәле хезмәткәрләр дәрәҗәсендә төбәк инновацион кластерларының формалашу этабындагы уңышлар һәм проблемалар, шуларга кагылышлы төрле мәсәләләр уртага салып сөйләнелде.


АИРР Башкарма директоры Иван Бортник чит ил коллегаларына, катлаулы сәяси хәлләргә карамастан, конференциягә килүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Россия инновацион регионнары ассоциациясе Европа илләре һәм АКШ компанияләре белән актив эш алып бара.


Пленар утырышта инновацион кластерлар булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашып, Франциядән, Германиядән, башка илләрдән килгән кунаклар чыгыш ясады. Шулай ук Россия инновацион регионнары ассоциациясе әгъзалары да үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Бүген конференция кысаларында тематик түгәрәк өстәлләр һәм эшкуарлар өчен адреслы очрашулар уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International