ТР Президенты “Кластерлар үсеше өчен партнерлык” халыкара конференциясе делегатлары белән очрашты

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Бүген сәгать 9да Казандагы ИТ-паркта “Кластерлар үсеше өчен партнерлык” халыкара конференциясе башланып китте. Конференциянең пленар утырышы башланганчы, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге чарада катнашучылар, килгән кунаклар белән очрашты, катнашулары өчен аларга рәхмәтен белдерде.


“Максатыбыз – ил җитәкчелеге куйган бурычларга ирешү. Кластерлар үсеше темасы Татарстан өчен бик актуаль. Россия Хөкүмәтендә хуплау тапкан 14 инновацион кластерның 11е - Россиянең инновация ассоциациясенә керүче төбәкләрдә. Бу эш җиңел бирелми, әмма безнең фикердәшләребез бар. Безгә әлеге юнәлештә Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге тәҗрибәне дә өйрәнергә кирәк. Бүгенге конференция барлык катнашучылар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм”, – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.


Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе (АИРР) башкарма директоры Иван Бортник чит ил партнерларына АИРР белән хезмәттәшлекне үстерү турында үзләренең тәкъдимнәрен җиткерергә чакырды. “Илләр арасындагы җиңел булмаган сәяси вазгыять бизнес партнерлары өчен комачауламаска тиеш. Хезмәттәшләребезнең 15 процентка якыны чит ил вәкилләре булу - әйбәт күрсәткеч. Франция, Австралия кебек илләрдән даими партнерларыбыз да килгән. АКШта да хезмәттәшләребез барлыкка килә башлады. Әйбәт состав белән җыелдык. Мондый конференцияләр хезмәттәшлек багланышларын үстерү өчен мөһим”, - диде ул.


Чит ил компанияләре һәм эшкуарлык оешмалары вәкилләре Россиядәге партнерлар белән инновацион җитештерү өлкәсендә генә түгел, фән һәм мәгариф өлкәсендә дә багланышлар булдыру теләген җиткерде. Чит ил кунаклары фикеренчә, Татарстанда инновацион проектларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International