Бүген Казанның ИТ-паркында “Кластерлар үсеше өчен партнерлык” халыкара конференциясе уздырыла. Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы булышлыгы белән Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе оештырган әлеге чараның пленар утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Конференция әле иртәгә дә дәвам итәчәк.
Бизнес, университетлар, төбәкләрнең инновация инфраструктуралары арасында үзара партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруны максат итеп куйган бу вакыйганың пленар утырышында Европа төбәкләреннән килгән көчле кластер ияләре дә, шулай ук фәнни һәм технологик паркларда эшләүчеләр, кече һәм урта эшкуарлык үзәкләреннән килүчеләр дә чыгыш ясады. Россия ягыннан әлеге чарада Россия инновацион төбәкләре ассоциациясенә керүче 13 вәкил, федераль министрлыклар, тармак министрлыклары һәм республика муниципалитетлары, төбәкләрдәге инновацион инфраструктураларның, университет, үсеш институтларының җитәкчеләре катнашты. Конференция кысаларында Кама инновацион территориаль җитештерү кластеры презентацияләнде.
Пленар дискуссиядә, төбәк үсеше стратегиясен уңышлы тормышка ашыру максатыннан, партнерлык булдыру тәҗрибәсе каралды. Ул Европадагы һәм Россия инновацион төбәкләре ассоциацияләрендәге өч кластер мисалында өйрәнелде. Франция, Германия һәм Саксониядән килгән кунаклар инновацион кластерлар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Бүген түгәрәк өстәлләрдә экспертлар һәм тәҗрибәле хезмәткәрләр дәрәҗәсендә төбәк инновацион кластерларының формалашу этабындагы уңышлар һәм проблемалар, шуларга кагылышлы төрле мәсәләләр уртага салып сөйләнеләчәк.
Конференциянең икенче көне Түбән Кама һәм Чаллыда, “Алабуга” аерым икътисади зонасында урнашкан ТРның Кама инновацион-территориаль кластеры предприятиясен һәм инфраструктурасын күреп кайту, кластерның хезмәткәрләре белән аралашу, ә бәлки, уртак проектлар булдыру мәсәләләрен карау мөмкинлеген бирәчәк. Моннан тыш, Казан инновацион-мәгариф структурасы вәкилләре белән дә фикер алышу мөмкинлеге булачак.