Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының илленче утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2013 нче елгы эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ТР Дәүләт Советы депутатлары игътибарына әзерләнгән хисап Хөкүмәтнең төрле тармаклар буенча эшчәнлегенә җентекле тасвирнамәдән гыйбарәт булды.
Илдар Халиков искәртеп үткәнчә, соңгы өч елда Татарстан икътисадында теркәлгән югары тизлекле үсештән соң, 2013 нче елда Татарстан Республикасы икътисадында артта калу тенденцияләре ачык күзәтелде. Тулаем алганда, 2013 ел икътисади үсештә түбән траекториягә күчеш белән тасвирланды, гәрчә нефтькә бәяләр югары булып сакланса да.
Илдар Халиков 2013 нче елда тулаем төбәк продукты күләменең 1 трлн. 520 млрд сум булганын искәртеп узды. Узган ел нәтиҗәләре буенча, сәнәгый производство индексы, 2012 нче ел белән чагыштырганда, 101 процент дәрәҗәсендә булган. Тулаем төбәк продукты структурасында кече һәм урта бизнес өлеше күрсәткече 25,6 процентны тәшкил иткән.
2013 нче елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 2,2 мәртәбә кимеп, аның бәясе 160,6 млрд сум булган. Хөкүмәт башлыгы хәбәр иткәнчә, 2013-2020 нче елларга ТР авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү дәүләт программасы чараларын финанслау күләме узган елда бюджет казнасыннан 18,2 млрд сум тәшкил иткән.
Премьер-министр докладында Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, “Иннополис”, “Смарт Сити Казан” проектлары, яңа производстволарны гамәлгә кертү, хезмәт базары үсеше, торак төзелеше, Бөек Ватан сугышында катнашканнарның торак шартларын яхшырту һәм башка бик күп юнәлешләр буенча тирән мәгълүматлар җиткерде. Аның сүзләренә караганда, 2013 нче елда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә куелган 18 мең 331 сугыш ветеранының 17 мең 867се торак шартларын яхшыртуга субсидия алган. 17 мең 395 ветеран сатып алынган торакка күченгән. Сәламәтлек саклау тармагына килгәндә, 2013 нче елда медицина учреждениеләрен төзү, төзекләндерү һәм капиталь ремонтлауга ТР бюджетыннан 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Былтыр 24 мең 680 кешегә республика медицина үзәкләре базасында югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелгән.
Илдар Халиков чыгышында, 2013 нче елда Татарстанда икътисад һәм социаль өлкәдә өстенлекле проектларны гамәлгә ашыру буенча эшнең дәвам иттерелүе турында билгеләп узды. “Әлеге эш федераль дәрәҗәдә дә югары бәягә лаек булды: Татарстан өч ел рәттән башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәя бирү күрсәткечләре буенча беренче урынны били. Әмма моның белән тынычланып калырга ярамый. Агымдагы елда икътисади вәзгыять барлык хакимият органнарының, муниципалитетларның, предприятие, бизнес-берләшмәләрнең җайга салынган эшчәнлеген таләп итә”, - дип ассызыклады ул.
Доклад тәмамлангач, депутатлар Илдар Халиковка сораулар белән мөрәҗәгать итте. Парламентарий Илсур Сафиуллин ассызыклап узганча, Хөкүмәт эшенә яхшы бәя куеп була. Әмма ул берничә ел дәвамында кече бизнес өлеше күрсәткеченең үзгәрешсез калуына зарланды. Премьер-министр бу фикер белән килешеп, бу мәсьәләдә инновацион тармакларда һәм вузларда кече һәм урта бизнес предприятиеләрен булдыру мәсьәләсендә өмет булуын билгеләп узды.
Депутат Николай Рыбушкин Ленин исемендәге Мәдәният йортын төзекләндерү ихтыяҗы турындагы соравын бирде. Ул Авиатөзелеш районында бер кинотеатр да булмавына шикаятен җиткерде. Илдар Халиков аны ремонтлау өчен 400 млн сумга якын акча кирәк булуын әйтте. Ул хәбәр иткәнчә, әлегә бу мәсьәлә буенча карар юк.
Хөкүмәт җитәкчесенә шулай ук хезмәт хакы үсеше темплары, авария хәлендәге торакны ликвидацияләү, коррупциягә кагылышлы сораулар да яңгырады.
Аннан соң берничә депутат докладны уңай бәяләп, үз фикерләре белән уртаклашты.
Фәрит Мөхәммәтшин башкарма хакимият органнарының 2013 нче елгы эшчәнлеге турындагы докладны югары бәяләде. “Хисап бик күләмле, эчтәлекле булды. Башкарма хакимият органнарының әлеге хисапка җаваплы караганы күренеп тора. Хөкүмәт эшендә калыплашкан эш рәвеше, аналитик фикерләү барлыкка килде, бу вәзгыятьне контрольдә тотарга, өстенлекле юнәлешләрне билгеләргә, ТР Президентының Дәүләт Советына Еллык Юлламасында куйган максатларга ирешү юлында хакимиятнең барлык органнарына теләктәшлектә эшләвенә мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп узды Дәүләт Советы Рәисе.
Ул алга таба халыкны борчыган сорауларга җитди игътибар бирергә күрсәтмә бирде. “Минемчә, Хөкүмәт академикларның мөмкинлекләрен тулысынча файдаланмый, Фәннәр академиясе потенциалын тулысынча эшкә җикми. Академик үз тармагы буенча иң акыллы зат бит. Аларның белемен куллану турында уйларга кирәк. Кызганычка каршы, икътисад үсеше секторында галимнәрдән бер тәкъдим дә ишетмибез”, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.