Аларның төп бурычы – эшкуарларга килеп туган сораулар буенча оператив киңәш бирү, мөрәҗәгатьләр әзерләгәндә ярдәм итү, шулай ук юридик характердагы катлаулы мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирү.
Әгәр сез бизнес өлкәсендә эшлисез, хокукларыгыз һәм законлы мәнфәгатьләрегез бозылган икән, эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилгә яки иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Белгечләр тиешле киңәшләрен бирәчәк, эшкуарлардан килгән мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр буенча беренчел экспертиза үткәрәчәк.
Казан шәһәрендә урнашкан иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең адресы:
Университет урамы, 14 йорт, 3 кат.
Телефоны: (843) 203-29-08.
Дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.
Чаллыдагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең адресы: Машина төзүчеләр урамы, 91 йорт (ИТ-парк).
Телефоны: (8552) 78-15-79
Дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.