ТР Президенты стратегик инициативалар агентлыгы советының Күзәтчелек советы утырышында катнашты

2014 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Яңа проектларны эшләтеп җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы"ның (АСИ) Күзәтчелек советы утырышын уздырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


Чара Ново-Огаревода үткәрелде. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Күзәтчелек советы вәкилләре илкүләм рейтинг һәм Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышы мәсьәләләре, илдә эшлекле климатны яхшырту, социаль өлкәдә берничә инициатива, шулай ук Кырымның кече һәм урта бизнесына хокукый мәгълүмат җиткерүне оештыру турында сөйләштеләр.


Владимир Путин белдергәнчә, Россиянең эшлекле климатын, бизнеска йөкләмәләрне киметеп, тиз темпларда яхшыртырга кирәк. Ул шулай ук илкүләм рейтингны эшләтеп җибәрү мәсьәләләрен дә тиз арада хәл итәргә кирәклеген искәртте. Инде төбәкләрдән мәгълүмат җыячак рейтинг комитеты оештырылганын да белдерде.


АСИ генераль директоры Андрей Никитин хәбәр иткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы Кырымда үзенең вәкиллеген ачарга һәм илнең яңа төбәкләрен дә инвестицион климатны яхшырту программаларына кертергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International