Кайбер ширкәтләр тикшерүләргә артык еш дучар була – Тимур Ногманов

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 140 мең эшмәкәрлек эшчәнлеге субъекты исәпләнә.   ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, узган елда эшмәкәрлек эшчәнлеге субъектларына карата 48 мең 825 тикшерү оештырылган, аларның 29 мең 628е – планнан тыш, 19 мең 197се план кысаларында үткәрелгән тикшерү.


Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов хәбәр итте.


Бизнес-омбудсмен сүзләреннән аңлашылганча, әлеге саннарга салым хезмәте, тикшерү комитеты, Эчке эшләр министрлыгы, прокуратура уздырган тикшерүләр керми. Тимур Ногманов ТР социаль-икътисади мониторингы буенча комитеты китергән мәгълүматларны да җиткерде. Барлыгы 75 мең 300 тикшерү үткәрелгән, планнан тыш – 57 мең 853, план кысаларында 17 мең 489 тикшерү. Вәкаләтле вәкил әлеге чыганаклардагы саннарның тәңгәл килмәвен, тикшерүләрне анализлау буенча комплекслы эшнең әле калыплашмаганы белән аңлатты.

Тимур Ногманов әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстанда 140 мең эшмәкәрлек эшчәнлеге субъекты исәпләнә. Ул ассызыклап үткәнчә, кайбер ширкәтләр тикшерүләргә артык еш дучар була. “Әйтик, “Эссен” сәүдә компаниясен алыйк. Аның ике юридик затына бер ел эчендә 368 тикшерү үткәрелгән, елына 300гә якын эш көне булуын исәпкә алсак, көненә кайчак хәтта берничә тикшерү дә булган дип фараз кылырга була. Компания юристлар, шушы мәсьәләләр белән генә шөгыльләнүче белгечләрнең аерым штатын тотарга мәҗбүр”, - дип белдерде Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил. Ул әлеге тикшерүләрнең нәтиҗәлелегенә карата да шик белдерде. 48 мең 825 тикшерү нәтиҗәсе буенча, 7 материал җинаять эшен кузгату өчен юлланган булган, аның берсендә генә җинаять билгеләре расланган.


Тимур Ногманов искәртеп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин узган ел азагында Федераль Җыенга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итеп, планнан тыш чараларның бердәм реестрын төзү зарурияте турында әйткән иде. “Әлегә мондый реестр төзелмәгән, әмма федераль үзәк инициативасын көтмичә, Татарстанда бу эшне башлап җибәрергә алшартлар бар. Хәзер без прокуратура белән берлектә, закон чыгару органнарыннан рөхсәт алу мөмкинлеге турында фикер алышу һәм моны максималь нәтиҗәле итеп эшләү өчен консультацияләр үткәрәбез”, - дип белдерде эшуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International