Татарстанда авыл туризмын үстерергә ниятлиләр

2014 елның 4 апреле, җомга
Татарстанда авыл туризмын үстерү турында җитди уйланырга карар иттеләр. Моның өчен хәзерге вакытта махсус программа эшләнелә. Бүген ТР яшьләр һәм спорт министрлыгында киңәшмәдә бу юнәлешне булдыру һәм алга этәрү өчен нәрсә кирәк, шулай ук республикада туризм продуктлары торышы турында фикер алыштылар.Чарада, ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе Сергей Ивановтан тыш, ТР Яшьләр оешмалары советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәмәдиева, 4 чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Илсур Сафиуллин республиканың муниципаль районнары башкарма комитеты җитәкчеләре, шулай ук Татарстанда авыл туризмы юнәлешләрен үстерүче эшмәкәрләр катнашты.
Руфия Мөхәмәдиева белдерүенчә, республикада авыл туризмы проектларын уңышлы гамәлгә куючы Россия Федерациясе һәм чит илләр тәҗрибәсен өйрәнеп, Татарстан тәкъдимнәре күп милләтле һәм этник үзенчәлекләрне исәпкә алып үсеш алырга тиеш, дигән карарга килделәр.
“Бүгенге көндә үсеш программасы эшләнү процессында һәм шуңа күрә нәрсә эшләргә һәм ничек ярдәм итәргә кирәклеген белү зарур”, - дип билгеләп үтте Сергей Иванов.
Киңәшмәдә катнашучылар фикеренә караганда, моның өчен күпме эшмәкәр урыннарда авыл туризмын үстерергә җыена һәм аларның мөмкинлекләре нидән гыйбарәт булуын ачыклау таләп ителә. Әлегә андый энтузиастлар санын белү мөмкин түгел: аларның күбесе үзенчә эш алып бара, ә үзләре турында белдерергә һәм тәкъдимнәрен алга этәрергә ашыйкмый.
Республиканың туристлык агентлары ярдәм итә алыр иде, әмма фермерлар алар белән элемтәгә чыгарга ашыкмый, моның шулай икәнлеген белгечләр белдерә. Әмма фермерлар үзләре, агентлыклар безнең белән эшләргә ашыйкмый диләр, чөнки авыл хуҗалыклары күп санлы туристларны кабул итә алмый.
“Татарстанда һәр хуҗалык турында аерым сөйли торган тапшыруларның махсус циклы, камилләшүдән тыш, яңа клиентлар да җәлеп итәргә ярдәм итәр иде”, - дип ышана эшмәкәрләр.
Бүген киңәшмәдә Татарстан фермерлары үз эшләнмәләре һәм тәкъдимнәре турында белдерде.
Сергей Иванов сүзләренә караганда, әмма андый тәкъдимнәрне туризм продукты дип атап булмый, аларда транспорт инфраструктурасы үсеш алмаган, гаризалар кабул итү һәм хезмәтләр күрсәтү системасы автоматлаштырылмаган, әлегә барлык хезмәтләр дә “шәхси элемтәләр” исәбенә күрсәтелә.
Экспертлар фикеренчә, фермерларның бу “продукт”ның нидәр торуын ахыргача аңлап бетермәве дә проблема булып тора.
Өйрәнергә, бизнес алып барырга, проект төзергә укырга кирәк, дип белдерә эшмәкәрләр үзләре дә, белгечләр дә.
Сергей Иванов киңәшмәгә нәтиҗә ясады һәм уртак эшне гамәлгә кую өчен ихтыяҗ булырлык тәкъдимнәр булдыру мөһимлеген билгеләп үтте. Моның өчен хуҗалыкларны эре шәһәрләрдән һәм транспорт инфраструктарсыннан ераграк булуын да исәпкә алу зарур.Шулай ук , фермерларның чыгымнары артык зур булмасын өчен, барысын да уйлап бетерү мөһим. “Муниципаль районнардан инициативалар көтәбез”, - дип белдерде ТР Дәүләт туризм комитеты рәисе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International