2014 нче елда Татарстан Республикасы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен 23 841 мең сум күләмендә федераль субсидия алачак

2014 елның 4 апреле, җомга
Әлеге программа буенча заявкалар 2014 нче елның 15 нче февраленнән башлап 24 нче февраленә кадәр кабул ителде.
Россия Федерациясенең 70 субъекты катнашты. Аларның 45 җиңүче дип табылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасына 23 841 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 45 субъекты арасыннан 2 нче урын алды. Беренче урында Санкт-Петербург шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International