Иминлек советы һәм Террорчылыкка каршы комиссиянең уртак утырышы
2014 елның 26 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иминлек советы һәм Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән уртак утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары катнашты.
Киңәйтелгән утырышның төп мәсьәләсе Татарстан Республикасы территориясендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча хокук саклау органнары белән дәүләт, муниципаль хакимият органнары арасында хезмәттәшлек нәтиҗәлелеге буенча фикер алышу булды.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров чыгыш ясады. Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе ФИХИ башлыгы Динар Хәмитов, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе эчке эшләр министры Артем Хохорин, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразыев, Чистай һәм Азнакай муниципаль районнары башлыклары Илдус Әхмәтҗанов һәм Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясадылар.
Агымдагы елның өч аенда республиканың 70кә якын эшмәкәре 330 млн сумнан артык гарантияле ярдәмнән файдаланды.
Бу аларга 1,8 млрд сум заем акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирде.
Кече һәм урта бизнес 2026 елның икенче кварталында КУЭ Корпорациясенең “зонтик” поручительлеге астына 50 млрд сумнан да ким булмаган заем финанславын җәлеп итә алачак.