“Алгарыш” грантлар программасы буенча киңәшмә

2014 елның 24 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында“Алгарыш” грантлар программасы сораулары буенча киңәшмә узды.


Киңәшмшңә әлеге программа буенча заявкалар кабул итү вакыты озайтылу турында игълан ителде. Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Гражданнарны Россиянең һәм чит илләрнең белем бирү һәм фәнни оешмаларында әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм аларның стажировкасына Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты турында " 2011 ел, 21 май, 398 нче карарында каралган шартлар турында сөйләделәр.


Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгын гражданнарны Россиянең һәм чит илләрнең белем бирү һәм фәнни оешмаларында әзерләүгә, яңадан әзерләүгә һәм аларның стажировкасына Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» грантын (алга таба – «Алгарыш» гранты) бирүне оештыру өчен җаваплылык үзәге һәм гражданнарның түбәндәге категорияләренә «Алгарыш» грантын бирү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы грант бирүче итеп билгеләргә:


бакалавр яки белгеч дипломы булган 35 яшькә кадәрге гражданнар арасыннан грантка дәгъва итүчеләр – магистратурада, аспирантлар һәм яшь галимнәр әзерләүгә – Россиянең һәм чит илләрнең белем бирү яки фәнни оешмаларында яңадан әзерлек алуга яки стажировка үтүгә;


Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары һөнәр белеме бирү учреждениеләренең профессорлар-укытучылар составы арасыннан грантка дәгъва итүчеләр;


Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башлангыч һәм урта һөнәр белеме бирүче мәгариф учреждениеләре, гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасыннан грантка дәгъва итүчеләр;


Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан башлангыч һәм урта һөнәр белеме бирүче мәгариф учреждениеләре укытучылары, гомуми белем бирү учреждениеләренең инглиз теле укытучылары арасыннан грантка дәгъва итүчеләр;


Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларның физкультура, спорт һәм туризм өлкәсендәге белгечләре арасыннан грантка дәгъва итүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International