Инвестиция эшчәнлеге субъектлары өчен салым ташламалары бирүнең яңа шартлары

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Инвестиция эшчәнлеге субъекты белән Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы арасында инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә төзү тәртибе һәм шартлары хакындагы нигезләмәне һәм инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турында шартнамә формасын раслау хакында» 2006 ел, 24 июль, 377 нче карарына үзгәрешләр кертү турында" 2013 ел, 12 апрель, 248 нче карары.


Татарстан Республикасының Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең түбәндәге салымнар һәм җыемнар буенча икътисадый эшчәнлекнең төп төрләре буенча Россия Федерациясе бюджет системасына салым түләүләре керү турындагы мәгълүматлары нигезендә, хисап елында тиешле тармакта тулаем Россия Федерациясе буенча Россия Федерациясе субъектларының берләштерелгән бюджетларына салым түләүләреннән һәм җыемнарыннан факттагы керемнәр күрсәткеченең хисап елы алдыннан килгән елдагы шундый ук күрсәткечкә карата чагыштырмасы буларак билгеләнә торган төзәтү коэффициентын исәпкә алып, Шартнамәнең 2.2.11нче пункты нигезендә Инвестиция эшчәнлеге субъектының бу йөкләмәне үтәвен хисаплау юлы белән бәяләүне ел саен гамәлгә ашыра:
федераль салымнар һәм җыемнар буенча;
Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына исәпләнә торган табышка салым;
физик затлар керемнәренә салымнар;
төбәк салымнары буенча;
оешмалар мөлкәтенә салым;
транспорт салымы;
җирле салымнар һәм җыемнар.


Татарстан Республикасының Финанс министрлыгы хисап елыннан соң килүче елның 15 мартыннан да соңга калмыйча Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына бу Шартнамәнең 2.2.11 нче пункты нигезендә Инвестиция эшчәнлеге субъектының йөкләмәләрне үтәве турында хәбәр итә.».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International