Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының контракт хезмәте хезмәткәрләре квалификацияләрен күтәрәләр

2014 елның 12 марты, чәршәмбе
2014 елның 11 мартыннан Монополиягә каршы федераль хезмәт Укыту-методик үзәге базасында Татарстан Республикасы контракт хезмәте хезмәткәрләре һәм идарәчеләре өчен үзәкләштерелгән укулар оештырылды. Укулар тәмамланганнан соң, тыңлаучыларга һөнәри квалификацияләрен күтәрү турындагы таныклыклар тапшырыла.
Заказчыларның һөнәри дәрәҗәсе контракт системасының бер принцибы булып тора. Контракт хезмәте хезмәткәрләре һәм контракт идарәчеләре югары белемгә яисә сатып алулар өлкәсендә өстәмә һөнәри белемгә ия булырга тиешләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International