Волгоград өлкәсе делегациясе белән очрашу вакытында Татарстан сәнәгать мәйданнарын төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе
2014 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Волгоград өлкәсенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән очрашу узды. Коллегалар Татарстанда гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү, шулай ук индустриаль паркларны төзү һәм үстерү тәҗрибәсе белән кызыксынды. Очрашу барышында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы урынбасары Артём Сироткин Татарстан эшкуарларына җитештерү инфраструктурасын (технопаркларны, бизнес-инкубаторларны, махсус икътисадый зоналарны, яшьләрнең инновацион иҗатлары үзәкләрен, төбәк инжиниринг үзәкләрен, сәнәгать паркларын) булдыруда ярдәмнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Вузлар белән алып барылган эшкә аерым тукталды. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәрендә КМТТУ-КАИ филиалы белән берлектә «Цитадель» проекты эшли башлаячак, ул студентларга инновацияләр өлкәсендә эшкурлык эшчәнлеге алып баруның гамәли күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек тудырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International