Агымдагы елның август аена Татарстан Республикасында кунакханә-ресторан бизнесының 4,8 меңнән артык субъекты (HoReCa) эшчәнлек алып бара, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 10,2% ка артык.
РФ хөкүмәте махсус икътисадый зоналарда (МИЗ) кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программасын дәвам итүгә 3,5 млрд сум юнәлдерәчәк. Боерыкны Рәсәй премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.