Татарстан инвестицион климатны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2026 елның 28 июле, сишәмбе

Видеоконференцэлемтә буенча узган чарада Динар Шакиров Татарстан Республикасының инвестицион климатын һәм икътисадын үстерүдә сәнәгать инфраструктурасының роле турында презентация белән чыгыш ясады.

Аның кысаларында ул бизнес алып бару өчен заманча экосистема формалаштыручы махсус икътисадый зоналар, алгарышлы үсеш территорияләре һәм сәнәгать парклары булдыру буенча республиканың системалы эше турында сөйләде.

Бирелә торган салым ташламаларының нәтиҗәлелегенә, сәнәгать парклары резидентларына ярдәм чараларына, шулай ук паркларны җиһазландыру программасын гамәлгә ашыруга аерым басым ясалды. 

Динар Шакиров билгеләп үткәнчә, Татарстанның сәнәгать инфраструктурасын үстерүгә һәм инвесторларны озатып йөрүгә комплекслы якын килүе республикага инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында тотрыклы рәвештә лидерлар рәтенә керергә мөмкинлек бирә.

«Башка төбәкләрдәге хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу - безнең эшнең мөһим өлеше. АСИ уртак мәйданчыклары эшлекле климатны яхшырту һәм эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен яңа чишелешләр табарга ярдәм итә», - дип ассызыклады министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International