Татарстанның металлургия компанияләре алынган дәүләт ярдәме күләме буенча алда бара

2026 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстанның металлургия өлкәсендә эшчәнлек алып баручы кече һәм урта компанияләре агымдагы елда алынган дәүләт ярдәме күләме буенча Рәсәй төбәкләре арасында унлыкта лидерлар рәтендә. Татарстанда аның күләме якынча 350 млн сум тәшкил иткән.

Бу күрсәткеч буенча беренче өчлеккә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург кергән.

Быел бу өлкәдә эшләүче Татарстанның кече һәм урта компанияләре саны 6% ка артты һәм 30га якын кече һәм урта эшмәкәрлек субъектын тәшкил итте.

Рәсәйдә металлургия өлкәсендә 67,6 меңнән артык кеше эшли - бу илдә һәр алтынчы сәнәгать КУЭ. КУЭ Корпорациясендә ачыклык кертүләренчә, 3 ел эчендә Рәсәйдә металлургия тармагында кече һәм урта предприятиеләр саны 16% тан артыкка, ә 5 ел эчендә – 24% ка арткан. Бу КУЭ секторы белән чагыштырганда мондый компанияләрнең динамик үсеше турында сөйли.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елда кара металлургия дәүләт ярдәме чаралары комплексы күрсәтә торган өстенлекле тармаклар исемлегенә кертелде, алар арасында финанс һәм финанс булмаган инструментлар да бар. Шулай ук авыл хуҗалыгы тармагы, машина төзелеше, җиңел сәнәгать, автосәнәгать, агач эшкәртү һәм күмер чыгару өстенлекле ярдәм исемлегендә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белән берлектә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары комплексын гамәлгә ашыра. Чаралар ташламалы займнарны, лизинг продуктларын, шулай ук гарантияле ярдәмне үз эченә ала, инструментларның бер өлеше партнерлык (ислам) финанслау принципларына нигезләнә.

Финанс ярдәменнән тыш, республика бизнесына компанияләр үсешенең бөтен циклын: укудан алып экспорт эшчәнлегенә кадәр, колачлый торган финанс булмаган чаралар пакеты да бар.

Ярдәм чаралары турында Бердәм контакт үзәгенең номеры 8 (843) 524-90-90 һәм ТР Икътисад министрлыгы сайтыннан белергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International