Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнесның инновацион компанияләренә басым ясап, гамәлдәге ташламалы лизинг һәм поручительлек программаларын киңәйтә.
Татарстан бизнесына «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа буйсынган оешмалар ярдәм күрсәтә.
Төп үзгәрешләр ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы төбәк лизинг компаниясенә (РЛК) һәм Татарстан Республикасы Гарантия фондына (ТР ГФ) ярдәм итү программаларына кагылды. РЛК акцияләрне беренчел гавами урнаштыру процедурасын (IPO) узган яки Цифрлы Финанс Активларын (ЦФА) чыгарган компанияләргә ташламалы лизинг финанславы бирә. Бу инновацион эшмәкәрләргә капитал җәлеп итүгә юл ача.
«Әлеге чаралар IPO га йөз тоткан кече һәм урта предприятиеләр санын арттыруга һәм финанс активларын чыгаруга этәргеч булачак. Бу инициативалар Татарстанның инновацион эшмәкәрлек үзәге буларак позициясен ныгытачак һәм төбәк капиталына ярдәм исәбенә фонд базарын актив үстерүгә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары - Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.
РЛКга ярдәм итүнең яңартылган программалары буенча IPO тәмамлаган кече һәм урта бизнес компанияләре биржага чыкканнан соң ике ел дәвамында ташламалы лизинг финанслаудан файдалана алачак. Шулай ук компанияләргә цифрлы финанс активлары һәм облигация займнары чыгарганда финанслау мөмкинлеге бирелә.
РЛКдан ташламалы лизинг финанславы Рәсәй җитештерүе җиһазлары өчен еллык 9,5% һәм импорт аналоглары өчен еллык 11,5% белән бирелә. Лизингның минималь суммасы 0,5 млн сум тәшкил итә, 60 айга кадәр вакыт эчендә максималь - 40,0 млн сум.
ТР Гарантия фонды яңа категорияләргә эләгүче КУЭ предприятиеләре өчен шартларны оптимальләштерә һәм бизнес өчен куркынычларны киметеп, лизинг килешүләре буенча поручитель булырга әзер.
Алар өчен аванс түләү фонд поручительлеге булганда 0% ка кадәр киметелергә мөмкин, ул, үз чиратында, җиһазлар бәясенең кимендә 30 %кры каплый.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстанда лизинг программаларының төп продуктлары буенча максималь лимитлар ике мәртәбә арттырылды, шулай ук чит ил җиһазларын сатып алу шартлары үзгәртелде.
Бизнеска ярдәм итү чаралары турында бердәм контакт үзәге номеры буенча белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90, шулай ук ТР Икътисад министрлыгы сайтында.