Татарстан бизнесы Кыргызстанда сөйләшүләр сессиясендә катнашырга мөмкин

2026 елның 13 июле, дүшәмбе

КУЭ Корпорациясе Рәсәй Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Рәсәй-Кыргызстан үсеш фонды белән партнерлыкта VIII Кыргыз-Рәсәй икътисадый форумы кысаларында масштаблы B2B-сессия уздыру турында игълан итте. 

Ике ил арасында эшлекле элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән чара 2026 елның 6 августында Кыргызстанның Иссыккүл буендагы Бостери авылында узачак. Ул “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты буенча оештырылган.

Көндезге форматтагы эшлекле очрашу Рәсәй эшмәкәрләренә кыргыз бизнес-бергәлеге вәкилләре белән турыдан-туры диалог булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Катнашучылар экспорт-импорт операцияләре өчен потенциаль партнерлар таба алачак, шулай ук уртак проектлар булдыру өчен перспектив юнәлешләр турында фикер алыша алачак.

Форум кысаларында түбәндәге юнәлешләрне үз эченә алган максатчан сөйләшүләр сессияләре оештырылачак:

● Агросәнәгать комплексы

● Җиңел сәнәгать

● Мәгълүмати технологияләр

● Финанс секторы

● Логистика

● Төзелеш, җиһазлар һәм материаллар

● Тау-чыгару сәнәгате

● Энергетика

● Химия сәнәгате

Үткәрү урыны Иссыккүл өлкәсенең Бостери авылында урнашкан Baytur Resort & SPA комплексы булачак.

Сөйләшүләр сессияләрендә катнашу өчен алдан теркәлү мәҗбүри. 

Катнашырга теләүчеләр сылтама буенча, шулай ук форумның рәсми сайтында 2026 елның 29 июленнән дә соңга калмыйча теркәлергә тиеш. 

Теркәлү тәмамланганнан соң катнашучылар сөйләшүләргә предметлырак әзерләнү өчен кыргыз ягы вәкилләре исемлеген алачак. B2B-очрашуларда катнашу белән бәйле барлык оештыру мәсьәләләре буенча КУЭ корпорациясенә электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International