Бүген Казанда “АЛГАритм: креатив икътисад” масштаблы форумы узды, анда бер мәйданчыкта 1000нән артык эшмәкәр, үзмәшгуль һәм илнең әйдәп баручы экспертлары җыелды.
Рәсәй эшмәкәрлеге көненә багышланган бизнес-чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аңа буйсынган “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” ККК КБҖ “Минем бизнес” Үзәге оештырды. Чараны Рәсәй Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм салым стимуллаштыру департаменты директоры урынбасары Наталья Шаманская ачты. Форум Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча ил вице-премьеры Александр Новак кураторлыгында гамәлгә ашырыла торган “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты кысаларында уздырылды.
Чара элеккеге ЦУМда - уникаль осталык Үзәге мәйданчыгында узды. Форумда катнашучылар офлайн һәм онлайн-форматларда бизнес-процессларга ясалма интеллект кертүдән алып көчле брендлар булдыруга һәм табышлы сатуларны көйләүгә кадәр реаль кейсларны тикшерделәр.
Стратегик коммуникацияләр буенча эксперт Александр Цыпкин, маркетолог Роман Тарасенко, SETTERS агентлыгына нигез салучы Александра Жаркова, стилист Гоша Карцев һәм башкалар Татарстан эшмәкәрләре белән үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова билгеләп үткәнчә, икътисад үсешенең төп драйверларының берсе креатив индустрия була, ә республика эшмәкәрләре бүгенге көндә конкурентлы продукт тудыра һәм аны республикадан читкә чыгара.
“Нәкъ менә шуңа күрә безнең форум-классик аңлаудагы бизнес турында гына түгел. Ул киләчәк икътисадының яңа форматлары турында, анда фикерләү тизлеге, сыгылмалылык, технологияләр, аудитория белән эшли белү һәм уникаль продукт булдыру мөһим”, - дип ассызыклады министр урынбасары.
Наталья Кондратова белдергәнчә, республика эшмәкәрлекне үстерү, креатив индустрияләргә, технологик проектларга һәм яшьләр инициативаларына ярдәм итү өчен шартлар тудыруны дәвам итәчәк.
“АЛГАритм” форумы Татарстанның Дәүләт һәм эшмәкәрләр бер телдә сөйләшә торган прогрессив бизнес территориясе булуын тагын бер кат исбатлады.