Татарстан эшмәкәрләренә “Минем экспорт” платформасында 27 меңгә якын хезмәт күрсәтелгән

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстан экспортерларына “Минем экспорт” дәүләт цифрлы платформасында 26,5 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән.

“Минем экспорт” платформасы 2020 елның ноябрендә “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында Рәсәй экспорт үзәге (РЭЦ, ВЭБ.РФ төркеменә керә) тарафыннан эшләтеп җибәрелгән. Ул экспортерлар өчен бер урында дәүләт һәм коммерция хезмәтләрен берләштерә торган комплекслы экосистемадан гыйбарәт, бизнесның чит ил базарларына чыгуын җиңеләйтә.

2026 елның беренче кварталында цифрлы платформада теркәлгән республика компанияләренең гомуми саны 1600 дән артып китте. Шул ук чорда күрсәтелгән хезмәтләр саны 3,6 меңнән артып китте.

Платформада күрсәтелә торган хезмәтләр исемлегенә транспортировкага чыгымнарны компенсацияләүдән, халыкара күргәзмәләрдә һәм бизнес-миссияләрдә катнашудан алып НИОКР аша яңа продукция булдыруга кадәр хезмәтләрне үз эченә алган дәүләт ярдәме керә.

Цифрлы платформада шулай ук экспортерларга тышкы базарларга чыгаруда ярдәм, укыту һәм аналитика, рөхсәт документларын рәсмиләштерү, поставкаларны озатып бару, төрле финанс продуктлары һәм юридик ярдәм күрсәтелә ала.

Платформа “бер тәрәзә” принцибы буенча эшли. Хезмәтләрдән файдалану өчен платформа сайтында теркәлү һәм көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куллану таләп ителә.

Исегезгә төшерәбез, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике меңнән артык предприятиесе экспорт эшчәнлеген алып бара, аларның 94% ы кече һәм урта бизнес субъектлары. Республика экспортының 80% ы дустанә илләргә чыгарыла. Шулай ук узган елда республикада РЭЦ вәкиллеген эшләтеп җибәрү булды.

Республика бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт үзәге номеры буенча белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90, шулай ук ТР Икътисад министрлыгы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International