26 майда Татарстанда республика эшмәкәрләренең Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы узачак. Чара Рәсәй эшмәкәрлеге көненә багышланган кече һәм урта эшмәкәрлек буенча күчмә утырыш кысаларында “М-7 2.0” Индустриаль паркы сәнәгать мәйданчыгы территориясендә узачак.
Чарада республика башлыгы индустриаль парк резидент-предприятиеләрен карап чыгачак, республика бизнесы вәкилләре белән очрашачак һәм дәүләт бүләкләре тапшырачак.
Чарада бизнеска ярдәм итүче федераль оешмалар һәм республика хакимият органнары вәкилләре катнашачак һәм спикерлар булачак.
Чара “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектының “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проекты кысаларында узачак. Оештыручы булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тора.
Искәртәбез, ел саен Татарстанда Рәсәй эшмәкәрлеге көне киң билгеләп үтелә. Быел шулай ук креатив һәм платформалы икътисад форумын, эшмәкәрләр белән очрашуны, эшлекле веломарафонны, бизнесны “Гадел билге” системасында товарларны маркировкалау кагыйдәләрен бозуларны ачыклау процессын автоматлаштыруга әзерләү буенча семинарны, шулай ук “Мәктәп бизнес-старты” проектының финалын үз эченә алган масштаблы программа планлаштырылган