Татарстанда КУЭ Корпорациясе ярдәмендә транспорт өчен композит материаллардан панельләр җитештерүне башлап җибәрәчәкләр

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Татарстанның Лаеш районында су, һава һәм җир транспорты өчен интерьерлар эшләү һәм әзерләү компаниясе алюминий кәрәзле панельләр җитештерү буенча яңа завод ачачак. Бу “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проекты буенча КУЭ Корпорациясе тарафыннан дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Проектны гамәлгә ашыру этабында “ТИИД” ҖЧҖ җиһазлар сатып алу өчен 7 млн сумлык ташламалы лизинг финанславы җәлеп итте. 

Предприятиенең импортны алмаштыра торган продукциясенә Рәсәй базарында ихтыяҗ зур. Льготалы лизинг заманча җиһазлар сатып алу һәм үз мәйданчыгында җитештерүне локальләштерү мөмкинлекләрен киңәйтте. 

10 мең кв. метрдан артык мәйданда яңа цехны эшләтеп җибәрү продукция җитештерүне 2,4 тапкырга 1,9 млрд сумга кадәр арттырырга, чыгымнарны киметергә һәм яңа базарларга чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Элегрәк җитештерү күбесенчә авиация һәм суднолар төзү өлкәләренә юнәлдерелгән иде. Продукция җитештерүнең яңа күләмнәре башка тармак предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Ташламалы лизинг программасы “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектының “Кече һәм урта эшмәкәрлек” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның буенча өстенлекле тармаклардан кече бизнес Рәсәй җиһазларын еллык 6% ставкасы буенча сатып алырга мөмкин, чит илнеке - 8%. Программа операторы - КУЭ Лизинг, КУЭ Корпорациясенең бүлендек структурасы. 

Лизинг финанслауны МСП.РФ цифрлы платформасы аша гариза биреп алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда ташламалы лизинг буенча республика программаларының төп продуктлары буенча максималь лимитлар ике мәртәбә арттырылды, шулай ук чит ил җиһазларын сатып алу шартлары үзгәртелде. 

Татарстан бизнесына “Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешмалар ярдәм итә.

Икътисадны стимуллаштыру һәм бизнеска ярдәм итү өчен лизинг программалары буенча түбәндәге лимитлар расланды:  

- “МХО катнашучыларына лизинг ярдәме” - лимит 20 дән 40 млн сумга кадәр арттырылды. Ярдәм эшмәкәрләргә - махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына һәм хезмәткәрләре МХО зонасында хезмәт итүче эш бирүчеләргә җиһазлар сатып алуга юнәлдерелгән. Программа шартлары буенча 15% тан аванс түләве белән елына 5% лы ташламалы лизинг алырга мөмкин.

- “Тотрыклы үсеш” - лимит 20 млн сумнан 40 млн сумга кадәр арттырылды.  

Продукт буенча процент ставкасы еллык 9,5% тәшкил итә. Лизинг срогы - 13 айдан 60 айга кадәр, аванс 15% тан, 0% тан Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге бирелгәндә старт ала.

- “Ислам лизингы (Иҗара)” - финанслау суммасы 15 млн сумнан 30 млн сумга кадәр арттырылды. Продукт шартлары буенча лизинг срогы 13 айдан 60 айга кадәр тәшкил итә. Тәэмин итү түләве - лизинг предметы бәясеннән 10% тан, ләкин лизинг бирүченең лизинг предметын сатып алуга бәйле чыгымнары бәясеннән ким түгел. 

Ташламалы лизинг ярдәме буенча республика программалары турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе  сайтындаһәм телефон аша алырга мөмкин: +7 (843) 524-72-32. Эл. почта: info@rlcrt.ru

Татарстан бизнесына ярдәм итү мәсьәләләре буенча Бердәм контакт-үзәкнең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International