Татарстан Республикасы Дәүләт Советында җайга салу йогынтысын бәяләүгә методологик алымнар турында фикер алыштылар

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Татарстан Республикасы законнары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү: методологик алымнар һәм куллану практикасы” темасына семинар-киңәшмә узды. 

Чарада депутатлар, профильле комитетлар вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Рәисе Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле аппарат, Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең республика органнары вәкилләре катнашты. 

Семинарны ачып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев билгеләп үткәнчә, җайга салу йогынтысын бәяләү республикада инде ун елдан артык үткәрелә һәм ул артык административ киртәләрне ачыкларга һәм киметергә мөмкинлек бирә торган корал булып тора. 

Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева чарада “Татарстан Республикасы закон проектларына карата җайга салу йогынтысын бәяләүнең актуальлеге, үткәрү тәртибе һәм куллану практикасы” дигән доклад белән чыгыш ясады. 

Спикер җайга салу йогынтысын бәяләүнең (ОРВ) адымлы схемасын тәкъдим итте: проблеманы анализлаудан, җайга салуның альтернатив вариантларыннан һәм гавами консультацияләрдән алып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында эксперт бәяләвенә һәм бәяләмә әзерләүгә кадәр. 

Проектлар җайга салу йогынтысының түбән, урта һәм югары дәрәҗәләре буенча бүленә, бу шул исәптән гавами консультацияләр срокларын 8 көннән 12 көнгә кадәр билгели.

Министр урынбасары норматив хокукый акт проектын эшләп бетергәндә ОРВ турындагы бәяләмәдә булган нәтиҗәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алу кирәклеген аерым билгеләп үтте, моны ОРВ процедурасының нигез принципларының берсе дип атады. 

Гөлназ Исмәгыйлева бәяләү механизмы эшенең практик мисалларын китерде һәм семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирде. 

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, соңгы елда гына да ОРВ кулланудан икътисади файда 25 млрд сумнан артык тәшкил иткән, Икътисад министрлыгы искәртмәләре буенча норматив хокукый актлар проектларының 60% ы эшләп бетерелгән, ә Татарстан Республикасы федераль рейтингта лидерлар өчлегенә кергән. 

“Республикада җайга салу йогынтысын бәяләү механизмын уңышлы гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды”, - дип ассызыклады Гөлназ Исмәгыйлева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International