2026 елда Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, “Ныклы гаилә” федераль партия проекты ярдәмендә Татарстан Республикасында “Нечкәбил” XXI республика ана һәм гаилә матурлыгы конкурсы узачак. Конкурс кысаларында “Ел гаиләсе” XI Бөтенрәсәй конкурсының сайлап алу этабы узачак.
Конкурс этаплары:
I этап: сайлап алу турлары - 2026 елның апрель-май айлары, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары;
II этап: Республика сайлап алу туры - 2026 елның июне, Казан шәһәре;
III этап: “Гаилә фидакарьлеге һәм гаилә бердәмлеге” Татарстан гаиләләренең республика фестивале - 2026 елның 5 сентябре, Казан шәһәре;
IV этап: Әниләр көненә багышланган “Нечкәбил” конкурсының финалы, –
2026 елның 21 ноябре, Казан шәһәре.
Гаризалар 2026 елның 13 маена кадәр кабул ителә.
Конкурс - җәмгыятьтә рухи-әхлакый ориентирларны саклап калуга ярдәм итә торган гаилә институтын үстерү, ныгыту һәм пропагандалау ысулларының берсе. Конкурста катнашучылар республиканың ныклы гаиләләре үрнәгендә күпмилләтле халыкның гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре, патриотизмы, мәдәни һәм тарихи мирасы турында сөйлиләр.
Тулырак мәгълүмат һәм рәсми документлар (нигезләмә, анкета, күрсәтү буенча белешмәлек) конкурс сайтында бастырып чыгарыла.