Казан Ратушасында “Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды

2026 елның 17 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үзе исеменнән конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, территорияләрне үстерүдә һәм гражданнар белән эшне оештыруда ТИҮнең мөһим ролен билгеләп үтте.

Конкурс 2015 елдан бирле үткәрелә. Бүгенге көндә Татарстанда 522 территориаль иҗтимагый үзидарә теркәлгән (шул исәптән 32 ТИҮ юридик затлар буларак эшли), алар 28 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында эшчәнлек алып баралар. Бу республика халкы арасында әлеге институтка ихтыяҗ артуын күрсәтә.

Конкурсның грант фонды 120 ТИҮ арасында бүленгән. 11 ел үткәрелгән республика бәйгесендә 1320 ТИҮ җиңүче һәм призер булды.

Грантлар территорияләрне, паркларны, скверларны төзекләндерүгә, кече архитектура формаларын урнаштыруга, социаль-мәдәни чаралар уздыруга, бәйрәм декорацияләре, бүләкләр сатып алуга һәм куркынычсызлыкны арттыру чараларына җибәрелә.

ТИҮләргә оештыру һәм мәгълүмати ярдәмне “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе гамәлгә ашыра, аның карамагында ТИҮнең Координацион советы төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International