Кече предприятиеләр һәм республика стартаплары инновацион продукция эшләү өчен заманча технологияләр буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен уздыру буенча проектлар конкурсында катнаша ала.
"Старт-Пром-1” конкурсы (3 нче чират) инновацияләргә ярдәм фонды (ФСИ) тарафыннан Рәсәй Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә оештырылган һәм “Сәнәгатьнең граждан тармакларында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен уздыруга ярдәм” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Конкурс кысаларында түбәндәге темалар буенча проектлар сайлап алына:
1.Гипотермиягә каршы көрәш чаралары
2.Мобиль диагностика чаралары
3.Яр буе акваторияләрен мониторинглау һәм контроль системалары
4.Һава киңлеген мониторинглау һәм контроль системалары
5.Модульләр, алгоритмнар һәм автоном навигация буенча
6.Торышын дистанцион мониторинглау чаралары
Грант күләме 5 млн сумга кадәр тәшкил итә, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару вакыты - грант шартнамәсе төзелгән көннән алып 12 ай.
Конкурста физик затлар һәм юридик затлар - кече эшмәкәрлек субъектлары катнаша ала. Конкурс шартлары, катнашучыларга куелган таләпләр һәм гариза әзерләү буенча тәкъдимнәр турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга мөмкин
Конкурс кысаларында мөрәҗәгать итүче предприятиенең “Кече технологик компания” (МТК) статусы булуы исәпкә алыначак.
“Старт-Пром-1” конкурсына гаризалар (3 нче чират) 2026 елның 12 маенда 10:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Гаризаны АС Фонд-М системасы аша сайтта бирергә мөмкин: https://online.fasie.ru.
Гаризалар бирү белән бәйле сораулар буенча консультация ярдәменә +7 (495) 249-249-2 (өстәмә 0) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була. яки e-mail буенча: info@fasie.ru.
Татарстан бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт-үзәкнең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.