Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшмәкәрләрнең өстенлекле категорияләре өчен финанслаудан файдалану мөмкинлеген арттыру турында игълан итә. Лизинг программаларының төп продуктлары буенча максималь лимитлар ике тапкырга арттырылды, шулай ук чит ил җиһазларын сатып алу шартлары үзгәртелде.
Икътисадны стимуллаштыру һәм бизнеска ярдәм итү өчен лизинг программалары буенча түбәндәге лимитлар расланды:
- “МХО катнашучыларына лизинг ярдәме” - лимит 20 дән 40 млн сумга кадәр арттырылды. Ярдәм эшмәкәрләргә - махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаилә әгъзаларына һәм хезмәткәрләре МХО зонасында хезмәт итүче эш бирүчеләргә җиһазлар сатып алуга юнәлдерелгән. Программа шартлары буенча 15% тан аванс түләве белән елына 5% лы ташламалы лизинг алырга мөмкин.
- “Тотрыклы үсеш” - лимит 20 млн сумнан 40 млн сумга кадәр арттырылды.
Продукт буенча процент ставкасы еллык 9,5% тәшкил итә. Лизинг срогы - 13 айдан 60 айга кадәр, аванс 15% тан, 0% тан Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге бирелгәндә старт ала.
- “Ислам лизингы (Иҗара)” - финанслау суммасы 15 млн сумнан 30 млн сумга кадәр арттырылды. Продукт шартлары буенча лизинг срогы 13 айдан 60 айга кадәр тәшкил итә. Тәэмин итү түләве - лизинг предметы бәясеннән 10% тан, ләкин лизинг бирүченең лизинг предметын сатып алуга бәйле чыгымнары бәясеннән ким түгел.
“Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад” милли проектының “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган әлеге чаралар предприятиеләргә һәм эшмәкәрләргә җитештерүне актив модернизацияләргә, заманча җиһазлар сатып алырга һәм бизнес-проектларны үстерергә мөмкинлек бирә.
“Лизинг инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда төп инструментларның берсе булып тора, ул предприятиеләргә заманча җитештерү чараларыннан файдалану мөмкинлеген һәм технологик яңартуны тәэмин итә. Кабул ителгән карарлар, тармак үзенчәлекләрен һәм инвестиция циклы параметрларын исәпкә алып, ташламалы финанс инструментлары линейкасын киңәйтүгә юнәлдерелгән”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.
2025 елда Татарстан эшмәкәрләренә Ташламалы лизинг дәүләт программалары буенча 300 млн сумга якын җиһаз сатып алуга ярдәм күрсәтелгән.
Республика икътисадының реаль секторы предприятиеләренә үзебездә җитештерелгән җиһазлар сатып алуга акча бирелде. Ярдәм алучылар арасында азык-төлек сәнәгатендә, металл эшкәртү һәм химия сәнәгатендә эшчәнлек алып баручы компанияләр өстенлек итә.
Ташламалы лизинг ярдәме турында тулырак мәгълүматны РЛК сайтында һәм телефон аша алырга мөмкин: +7 (843) 524-72-32. Эл. почта: info@rlcrt.ru
Татарстан бизнесына ярдәм итү мәсьәләләре буенча Бердәм контакт-үзәкнең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.