Икътисад министры урынбасары Татарстанның преференциаль территорияләренең һәм сәнәгать инфраструктурасының инвестицион мөмкинлекләре турында сөйләде

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров “Эшлекле Рәсәй” киңәйтелгән бизнес-миссиясе кысаларында “Алабуга” махсус икътисади зонасында (МИЗ) Татарстан Республикасында МИЗ, алгарышлы үсеш территорияләре һәм сәнәгать парклары үсеше турында презентация тәкъдим итте. 

Шулай ук бизнес-миссиядә катнашучылар “Алабуга Политех” җитештерү-мәгариф үзәгендә һәм “Алабуга” МИЗ резидентларында: “Sollers” автомобиль төзү предприятиесендә һәм “Кастамону” бизәү эшләре өчен материаллар җитештерүчедә булдылар. 

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Эшлекле Рәсәй” гомумрәсәй иҗтимагый оешмасы бизнесны үстерү механизмнарын камилләштерү, инвестицион климатны яхшырту, регионара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү кысаларында хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Документка Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм оешма рәисе Алексей Репик кул куйды. 

Презентациядә министр урынбасары республиканың инвестицион инфраструктурасының актуаль торышын һәм үсеш векторларын, яңа проектларны урнаштыру өчен гамәлдәге ярдәм механизмнарын һәм перспектив юнәлешләрне чагылдырды. 

Әйтик, бүгенге көндә Татарстан Республикасында преференциаль режимнарның һәм сәнәгать инфраструктурасының күп дәрәҗәле системасы төзелде, аңа сәнәгать-җитештерү тибындагы 2 махсус икътисадый зона; техник-гамәлгә кертү тибындагы 1 махсус икътисадый зона; 5 алгарышлы үсеш территориясе (АҮТ); 107 индустриаль (сәнәгать) парк керә. Татарстанның преференциаль территорияләрендә резидентларның гомуми саны 2119 тәшкил итә. 

Динар Шакиров билгеләп үткәнчә, “Алабуга” МИЗда 2025 ел нәтиҗәләре буенча 72 резидент теркәлгән, 41 меңнән артык эш урыны булдырылган. Резидентларның кереме 880 млрд сумнан артык. Резидентларның инвестицияләр күләме үсә барган нәтиҗә белән “Алабуга” СПТ МИЗ эшчәнлеге чорында 550 млрд сумнан артык тәшкил итә. 

Исегезгә төшерәбез, “Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы МИЗ составында 142 резидент бар. 

Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән 2025 елда Зәй муниципаль районында биотехнологияләр үстерүгә махсуслашкан сәнәгать-җитештерү тибындагы “Яшел Үзән” яңа МИЗ эшләтеп җибәрелде. Бүгенге көнгә 4 резидент проектларны гамәлгә ашыруга кереште инде. 

Бүгенге көнгә 148 компания АҮТ резиденты статусын алды, аларның гомуми инвестицияләр күләме 91,9 млрд сумга җитте, шул исәптән 74,5 млрд сум капиталь кертемнәр. Шуның нәтиҗәсендә 26 288 яңа эш урыны булдырылды. Алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының гомуми кереме 749 млрд сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International