Эшмәкәрләрне һәм Татарстан халкын цифрлы технологияләр проектлары конкурсына чакыралар

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

24 февральгә кадәр инновацияләргә ярдәм фонды сайтында “Старт-Цифрлы технологияләр-1” конкурсына гаризалар кабул ителә (2 нче чират). Анда физик затлар һәм юридик затлар - кече эшмәкәрлек субъектлары катнаша ала.

Конкурс тематикасы бер яки берничә өстенлекле юнәлешкә һәм аларга туры килә торган лотларга туры килергә тиешле Рәсәй цифрлы чишелешләрен эшләү, куллану һәм коммерцияләштерү проектларын гамәлгә ашыручы кече предприятиеләргә грант ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Грант күләме 5 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк, проект буенча эшләрне башкару вакыты – грант бирү турында килешү төзелгән көннән алып 12 ай.

Конкурста катнашуга гаризалар 10:00 сәгатькә кадәр АС Фонд-М системасында сылтама буенча кабул ителәчәк https://online.fasie.ru. Катнашу шартлары белән конкурс нигезләмәсендә түбәндәге сылтама буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин: https://fasie.ru/upload/docs/Положение%20Старт-ЦТ%20 (чират%202) _ %20сайт.pdf

Шулай ук конкурс кысаларында мөрәҗәгать итүче предприятиенең “Кече технологик компания» (КТК) статусы булуы да исәпкә алыначак. Заявканы караганда һәм бәяләгәндә КТК статусына ия предприятиеләр өстәмә 1 балл алачак.

Гаризалар бирү белән бәйле сораулар буенча консультация ярдәменә +7 (495) 249-249-2 (өстәмә 0) телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була. яки e-mail буенча: info@fasie.ru. 

Шулай ук конкурска гаризаны “Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды” КБҖның “Минем бизнес” төбәк үзәге ярдәмендә +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 129, 280) телефоны буенча бирергә мөмкин. яки e-mail буенча: A.Salikhov72@yandex.ru.

Татарстан бизнесына ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт-үзәкнең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International