Рәсәй Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Святослав Сорокин Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Ул республиканың илнең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.
Бүген Казанда Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның уртак утырышы һәм төбәк Икътисад министрлыгы коллегиясе узды. Региональ үсешнең Федераль чаралары һәм Татарстанның аларда катнашуы турындагы доклад белән Рәсәй Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары Святослав Сорокин чыгыш ясады.
“Татарстан Республикасы тотрыклы рәвештә социаль-икътисадый үсешнең югары нәтиҗәләрен күрсәтә һәм инвестицияләрдән һәм сәнәгатьтән алып шәһәр мохите сыйфатына кадәр төп күрсәткечләр буенча лидерлар рәтенә керә. Бу региональ идарә командасының җайга салынган эше һәм федераль үсеш инструментларын нәтиҗәле куллана белү нәтиҗәсе. Республиканың махсус икътисадый зоналары - “Алабуга” һәм “Иннополис” - күп еллар дәвамында үзләренең нәтиҗәлелеген раслыйлар һәм илдә иң уңышлы мәйданчыкларның берсе булып калалар. Казна инфраструктурасы кредитларыннан алып бюджет кредитларын исәптән чыгару буенча карарлар кысаларында гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектларына ярдәм итү механизмнарына кадәр барлык мөмкин булган инструментарийларны эшкә җигеп, җыелган темпларны киметмәскә һәм алга таба да инвестиция активлыгын үстерергә кирәк. Бу ресурсларны икътисадка максималь нәтиҗәле юнәлтергә һәм төбәкнең киләчәк үсеше өчен тотрыклы база булдырырга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләде Рәсәй Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Святослав Сорокин.