Узган ел Россия Хөкүмәте ярдәме белән Зәй районында биотехнологияләр үсешенә махсуслашкан “Яшел Үзән” МИЗ төзелде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясендә хәбәр ителгәнчә, 4 резидент яңа махсус икътисадый зона территориясендә проектларны гамәлгә ашыра башлаган.
Проектларга кертемнәр күләме 7 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк.
Узган елда республиканың МИЗ территориясендә 22 яңа резидент җәлеп ителгән, 365 млрд сумнан артык инвестиция кертелгән һәм 12,5 меңнән артык эш урыны булдырылган.
Шул ук вакытта резидентларга бирелгән салым һәм таможня ташламаларының һәр сумына алар керткән шәхси инвестицияләрнең 7 сумы туры килә.