Җитештерү процессларын оптимальләштерү проектлары кысаларында Татарстанның 5 меңнән артык хезмәткәре укыган

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың тармак чылбырларында җитештерү процессларын оптимальләштерүнең төп инструментлары турында сөйләде.

“Төп инструментларның берсе - “Хезмәт җитештерүчәнлеге” Федераль проекты. Анда республиканың 351 предприятиесе катнашты, 5 меңнән артык предприятие хезмәткәре укытылды”, - дип билгеләп үтте министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов ассызыклаганча, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча предприятиеләр җитештерү процесслары вакытын кыскарттылар һәм эшләп чыгаруны арттырдылар. Министр шулай ук компанияләр җитәкчеләренең, милекчеләрнең, предприятие һәм оешма җитәкчеләренең проектларны тормышка ашыруга шәхси катнашы уртача күрсәткечләрдән югарырак нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтте. 

Тулаем алганда, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектларын гамәлгә ашыру кысаларында аның үсеше процессларны автоматлаштыру, аларны рациональ оештыру һәм кул хезмәтен кыскарту белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International