Партнерлык финанславы программалары буенча җәлеп ителгән акчалар күләме 2025 елда алты тапкырга арткан

2026 елның 10 феврале, сишәмбе

2025 ел нәтиҗәләре буенча партнерлык (ислам) финанслары буенча проектны гамәлгә ашыру кысаларында җәлеп ителгән акчалар күләме 2024 ел белән чагыштырганда 6 тапкырга арткан һәм якынча 35 млрд сум тәшкил иткән. 

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2025 елга йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Экспериментны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 90 меңнән артык ислам дебет картасы бирелгән, 35тән артык партнер (ислам) финанс продукты сатыла, 35 оешма Рәсәй Банкы реестрына кертелгән, шуларның 24е Татарстанда эшли, капитал базары актив үсә.

Ирешелгән нәтиҗәләр нәтиҗәсендә 2025 елда федераль дәрәҗәдә тәҗрибәне тагын өч елга озайту турында карар кабул ителде.

Министр билгеләп үткәнчә, экспериментның мөһим максаты – халыкара инвестицияләр җәлеп итү. Казанда AAOIFI оешмасының ислам финанславын үстерүгә ярдәм итү үзәген ачу республиканың инвестицион потенциалын алга җибәрү һәм халыкара финанс оешмалары белән икътисадый хезмәттәшлекне җайга салу өчен мөһим адым булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International