2026 елның 22 гыйнварында 14:00 сәгатьтә Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Сәүдә вәкиле белән очрашу булачак.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аңа буйсынган “ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды” КБО МКК экспортны яклау үзәге ярдәмендә оештырылды.
Россиянең Согуд Гарәбстанындагы сәүдә вәкиле белән очрашуда катнашучыларны ил турында гомуми мәгълүмат, шулай ук анда бизнес алып бару нечкәлекләре белән таныштырачаклар. 2026 елның 8-10 февралендә Эр-Риядта узачак “ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны” халыкара сәнәгать күргәзмәсенә әзерлеккә багышланган аерым блокка аерым игътибар бирәчәкләр.
Теркәлү узарга һәм фикер алышу өчен кызыксындырган сорауларны түбәндәге сылтама буенча җибәрергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/686772f8eb6146186054cb94
Россия Федерациясенең Көньяк Африка Республикасындагы сәүдә вәкилләре белән якындагы очрашулар 2026 елның 28 гыйнварында 10:00 сәгатьтә, Алжир Халык Демократик республикасындагы вәкилләре белән-2026 елның 2 февралендә 15:00 сәгатьтә узачак.
Экспортка юнәлтелгән эшмәкәрләр өчен мөмкинлекләр турында телефоннар аша белергә мөмкин: 8(843)222-90-60, 8(987)270-06-91 (Telegram).
Email: tatexport@yandex.ru.
Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм контакт үзәгенең “кайнар линия” телефоны аша белергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90.