Татарстанның муниципаль тәҗрибәләре Россиядә иң яхшылары булды

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

«Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча призлы урыннарны Татарстаннан 4 муниципаль проект алды. Республикага җибәреләчәк грантларның гомуми күләме 68 млн.сум тәшкил итәчәк.

Конкурсның федераль этабында катнашучыларның проектлары 5 номинация буенча бәяләнде, шуларның 4сендә – Татарстан. 

Җиңүчеләр исәбенә муниципаль берәмлекләрне үстерүгә, шәһәр һәм авыл мохитенең уңайлылык дәрәҗәсен арттыруга, инфраструктураны камилләштерүгә, сервисларның сыйфатын яхшыртуга һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән проектлар керде. Уңышлы инициативалар федераль грантлар белән билгеләп үтелде һәм илнең башка төбәкләре өчен үрнәк булып торачак.

I категориядә «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның яшәешенә уңай мохит тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә федераль этапта җиңүче дип Апас муниципаль районының «Апас шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге танылды. Приз фонды 40 млн.сум тәшкил итте.

«Муниципаль берәмлек территориясе белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру» номинациясенең II категориясендә Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының «Табар Черкене авыл җирлеге» җиңү яулады (3 млн.сум). 

«Цифрлы технологияләр һәм платформалы чишелешләр кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү («Акыллы шәһәр»)» номинациясендә 1 урынны Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының Мөслим авыл җирлеге алды (20 млн.сум).  

«Милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, муниципаль дәрәҗәдә милли сәясәт өлкәсендә башка чараларны гамәлгә ашыру» номинациясенең II категориясендә призлы урынны Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Яңа Чишмә авыл җирлеге алды (5 млн.сум).

Быел конкурста Россиянең 80 төбәгеннән меңнән артык проект катнашты. Федераль комиссия каравы нәтиҗәләре буенча илнең 30 субъектыннан 50 иң яхшы практика җиңүче дип табылды. Конкурсның гомуми приз фонды 1 млрд.сум тәшкил итте.

2017 елдан башлап конкурс муниципаль идарә өлкәсендә алдынгы тәҗрибә алмашу өчен мөһим платформа булып тора һәм, шәһәр мохитен яхшыртудан һәм торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләүдән алып кече эшкуарлыкны, туризмны һәм хезмәт күрсәтүләрне цифрлаштыруга кадәр, территорияләр тормышын яхшы якка үзгәртә торган нәтиҗәле инициативаларны хуплауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International