Ел башыннан Татарстанда МХОда катнашучы эшкуарларга, шулай ук хезмәткәрләре махсус операция зонасында хезмәт итүче предприятиеләргә 400 млн.сумнан артык акча бирелгән.
Микрофинанс ярдәме «МХО ярдәм» махсус продукты кысаларында РФдә минималь еллык 1% ставкасы буенча МСП.РФ цифрлы платформасы аша 5 млн.сумга кадәр бирелә.
«МХО ярдәм» продукты шартлары буенча, 3 елга кадәр срокка еллык 1% лы 5 млн. кадәр ташламалы займны гамәлгә куючылары МХО катнашучылары яки ветераннары яки аларның туганнары булган, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы белән хезмәт килешүе төзегән яки контракт буенча хәрби хезмәткә бер яки берничә хезмәткәрне җибәргән компанияләр алырга мөмкин.
Республика эшкуарлары еш кына җиһазлар һәм комплектлау детальләре, товар-матди кыйммәтләр сатып алуга, төзелеш-монтаж эшләре һәм үз эшләрен алып бару өчен биналарны һәм җиһазларны ремонтлау хезмәтләре өчен түләүгә акча җәлеп итәләр.
Шулай ук әлеге компанияләргә еллык 5% белән 20 млн.сумга кадәр лизинг ярдәме һәм 25 млн. сумга кадәр поручительлек мөмкинлеге бар.
ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлыкка ярдәм итүчы ведомство буйсынуындагы институтлар белән берлектә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча үз бизнесын ачуда һәм үстерүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Ярдәм чараларының һәрберсе белән МСП.РФ сайтында җентекләбрәк танышырга мөмкин.
Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.