Республиканың 400 үзмәшгуле һәм эшкуары дәүләт ярдәме белән квалификация күтәрү программаларын һәм маркетплейсларга чыгу буенча өйрәтү модульләрен узды. Татарстанда маркетплейсларга чыгу буенча укыту программасына гаризаларны бушлай кабул итү дәвам итә.
«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары тарафыннан ярдәм күрсәтелә.
Үз товарлары белән маркетплейска чыгарга һәм дәүләт ярдәмен алырга теләүчеләр Татарстан Республикасының «Минем бизнес» үзәгендә белем ала, аның кысаларында алар маркетплейска чыгу буенча беренчел консультация, продукция анализы һәм логистик схема сайлау, шәхси кабинет, фотоконтент һәм текст материаллары булдыруда, шулай ук ЭТП таләбе буенча штрих-кодлар булдыруда ярдәм ала алачак (FBO сату системасын сайлаган очракта).
Чара үзмәшгульләргә һәм махсус салым режимын кулланучы, маркетплейста шәхси кабинеты булмаган яисә әле сатулары булмаган Татарстан Республикасы эшкуарларына туры килә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда маркетплейска чыгу программасы 2021 елдан башлап эшләтеп җибәрелде, үзмәшгульләр һәм эшкуарлар өчен укыту модуле 2022 елда эшли башлады.
Катнашуга гариза бирү өчен сылтама буенча форманы тутырырга кирәк. Урыннар саны чикләнгән.
Барлык сораулар буенча Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.