Агымдагы елда Татарстанда «Эшкуар әни» конкурсының төбәк этабына 103 заявка алынган. Конкурсның федераль баскычына сайлап алу йомгаклары буенча 35 катнашучы узачак.
«Эшкуар әни» – Россиядә хатын-кызлар эшкуарлыгына ярдәм итүгә юнәлдерелгән уникаль федераль программа. Программа балигъ булмаган балалы хатын-кызларга һәм декретта утыручы һәм бизнес-идеяләре булганнарга исәпләнгән. Быел Татарстанда ел саен үткәрелә торган конкурс 12 тапкыр уздырыла. Чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Конкурсның төбәк этабында катнашучыларны «Минем бизнес» үзәгендә биш көнлек интенсив һәм эксперт комиссиясе каршында финал проектын яклау көтә. Бу этапта иң яхшы проект бизнесны үстерүгә 150 мең сум грант алачак. Акчаларны тыңлаучылар тренинглар барышында камилләштерәчәк бизнес-план максатларына сарыф итәргә мөмкин.
Татарстанда төбәк этабы финалистларын укыту һәм билгеләү 18-22 август көннәрендә узачак.
Искәртәбез, узган ел Татарстанда төбәк этабында Казан шәһәреннән «Чигелгән бәхет» проекты белән Наталья Власова җиңүче булды. Ул йорт өчен җитен эшләнмәләр остаханәсен үстерү һәм Мәскәүдә конкурсның федераль этабында катнашу мөмкинлеге өчен 100 мең сум күләмендә грант алды.