Татарстанда иң яхшы эшкуарлар советы конкурсында җиңүчеләр билгеле булды

2025 елның 23 мае, җомга

2025 елның 23 маенда Зеленодольскида 2024 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый (координацион) эшкуарлар советы» VI республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чара Россия эшкуарлыгы көненә багышланган.

Бүләкләү тантанасы Зеленодольскида узды.

12 номинациядә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Абсолют җиңүче дип Биектау районы танылды. 

Зеленодольск районы «Халык сайлавы» номинациясендә җиңүче булды. Тавыш бирү онлайн узды, анда 50 мең кеше катнашты, шуларның 19,5 меңе Зеленодольск районы өчен тавыш бирде. «Халык сайлавы» өстәмә номинациясе җиңүчесе махсус диплом һәм истәлекле бүләк алды.

Конкурс 2019 елдан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе белән берлектә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан үткәрелә.

Конкурсның максаты – эшкуарлар советларының активлыгын арттыру һәм халыкны урыннарда бизнес-мохитне үстерүгә җәлеп итү. 

Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК КО генераль директоры Айдар Рәиф улы Салихов катнашты. Ул эшкуарларга бизнес үсешенә керткән өлешләрен тану йөзеннән рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International